Кайчак бәхеткә кыюсызлык та комачаулый
Шулай дәшәсем килде урта яшьләрдәге ир-атка. Тик дәшмәдем. Бакыйлыкка күчкәннәрне кире кайтарып булмый шул инде. Гәрчә җаның-тәнең белән теләсәң дә...
Күптән түгел янә очраттым мин аны. Үтә якын танышым, дип әйтә алмыйм. Ара-тирә, сүз иярә сүз чыгып, гәпләшә торган гадәтебез бар. Ипле-тыйнак, ихтирамлы-гади, яше илледән өстә булса кирәк. Ялгызы яши. Начар гадәтләрен сизгәнем юк. Эчү-тарту белән мавыкмый. Кыскасы, яхшы гына тәэсир калдыра торган ир затларыннан.
Бу юлы ничектер сәеррәк сыман тоелды ул миңа. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, кисәк дәшә салды: “Галимә (исемнәр үзгәртеп алынды) хәзер бүтән фатирда яшимени? Алар йортында булдым эш буенча, күзгә-башка чалынмады”. Сизәм, җиңелдән бирелмәде аңа бу сорау. Бөтен кыюлыгын туплап дигәндәй, мөрәҗәгать итүе.
“Бәй, белмисең мени, Галимәнең вафатына ике ел булды бит инде!” — дидем. Сабит атлы танышымның кинәт йөзе үзгәрде, зур ачылган күзләрен миңа төбәде. Җан сагышы-газабы шәйләнгәндәй булды миңа ул карашта... “Ничек вафат булды? Кайчан? Нигә, ни сәбәптән?” Аңлатып бирдем. Ахирәтемнең озак кына авыруы, кызганычка каршы, төгәл диагнозның соң куелуы, чиренең тәмам азуы турында кыскача сөйләп бирдем. Үземә дә читен ул хакта искә төшерүе. 57 яшен яңа тутырган, киләчәккә якты планнар корган, янып торган чибәр ханым бакыйлыкка күчсен әле...
Сабитка карарга куркыныч иде бу минутларда. Тамагына тыгылган төерне көчкә йотып җибәрде, башындагы кепкасын кулына алып, бөтерергә кереште. Ниһаять, телгә килде: “Их, шулкадәр яратып йөри идем бит мин аны! Ничәмә еллар бит! Бетте барысы да...” Өметсезлектән, чарасызлыктан кул селтәде дә, хушлашып китеп барды. Мин дә ары атладым. Әмма әлеге очрашудан соң шактый гомер үз-үземә урын табалмый йөрдем. Вакытсыз гүр иясе булган ахирәтемә бәйле моңсу-якты хатирәләрне күңелемнән яңарттым. Сабит хакында уйландым. Кара син аны, ә! Яратып йөргән икән Галимәне. Ничәмә еллар. Нигә йөрәген ачмады икән сөйгәненә. Ике ялгызак кавышсалар, начар булыр идемени?
...Кинәт шул хәтергә килде. Ә бит кайчандыр Сабит үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. “Ахирәтеңә әйтеп кара әле, миңа кияүгә чыкмас микән”, — дип. Яшьрәк чагы иде шул, тәвәккәлрәк булгандыр, бәлки, ул вакытта. Яшерен-батырын түгел, шаярту сыманрак кабул ителде ул чорда мондый тәкъдим. Шулай да ахирәткә сүз куштым. “Яхшы ир күренә, эшчән, кулында һөнәре бар, азып-тузып йөрми. Очрашып карагыз әле. Бәлки язмышыңдыр Сабит”, — дидем. Шаян-шук Галимә рәхәтләнеп көлде генә. “Юк, булмаганны сөйләмә! Буе тәпәш, матур да түгел. Ошамый ул миңа. Иптәш буларак шәп кеше дә соң. Сүзендә тора, ярдәмләшә... Юк, бердән, күңелем тартмый, икенчедән... ир-ат затына бөтенләй ышанмыйм”. Дустымның хәлен аңлыйм. Тәүге ире юньсез бер адәм булып, шактый кайгы китергән аңа. Икенче никахы да уңышсыз булды... Шуңа башка борчымадым, “тәкъдир икән, үзара килешерләр әле”, дип юандым. Килешмәделәр шул. Язмыштыр.
Ирексездән Сабитны да кызганып куям. Әрсезрәк, үҗәтрәк булырга кирәк иде сөйгәнең хакына. Хатын-кыз күңеле үтә сизгер-нечкә, берзаман Галимәнең йөрәк “бозы” да эрер иде. Үзен чын-чынлап, эчкерсез яраткан ир-егеткә бүтәнчәрәк күзлектән багар иде. Бәлки... Төрлечә фараз кылырга мөмкин. Хәзер аннан ни файда? Их, Сабит, соңладың шул, соңладың...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.