Ул әлегә мунчадан чыгып, маневрлы йортта яшәп торырга теләми.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча советта ятим балаларга торак биргәндә килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар. “Түгәрәк өстәл” утырышы барышында аның әгъзасы Зөлфия Гайсина билгеләп үткәнчә, Совет бары тик системалы проблемалар белән генә шөгыльләнә ала.
“Дмитрий Медведев, Хөкүмәт Рәисе булганда, торак кара риэлторлар кулына эләкмәсен өчен ятимнәргә сертификатлар бирергә кирәк, дигән иде. Аның указы буенча без барлык ятим балаларга 2024 елга кадәр торак бирергә тиеш. Әмма ятимнәр я торак алмый, я яшәр өчен яраксыз фатирлар ала дигән проблемалар килеп чыга. Шундый очраклар да була: ятим чиратта тора, ә прокуратура аларны янә чиратка кертә – булган проблемаларны хәл итү урынына үз планнарын үтәү белән шөгыльләнә”, – диде Совет әгъзасы Альмира Жукова.
Башкортстан Прокуратурасы вәкилләре мәгълүматлары буенча, быел, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк яраксыз торак бирү теркәлгән – 141 очрак. Бөрҗән һәм Балакатай районнарында, шулай ук Белоретта өч җинаять эше кузгатылган.
— Торак төзекләндерелмәгән. Төзелеш вакытында закон бозулар төрлечә була, без аларны аерым тикшерәчәкбез. Йорт кайчак түмәрдә утыра, анда нинди ремонт турында сүз барырга мөмкин? Акча сарыф иткәннәр, ә яшәргә мөмкин түгел. Сертификатлар бирү — Пермь краеның уңай тәҗрибәсе, безгә аны кулланырга мөмкин, — дип аңлатты прокуратура хезмәткәре Светлана Капустина.
Шул ук вакытта республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты вәкиле билгеләп үткәнчә, ятим балаларга торак биргәндә ике проблема күзәтелә: җитәрлек дәрәҗәдә финанслау булмау һәм тәкъдим ителгән торакның сыйфаты. Ел саен ятимнәрне торак белән тәэмин итү өчен кирәкле финанслауның биштән бер өлеше генә бүлеп бирелә. Яраксыз торак белән бәйле кыенлыклар билгеләнгән сумма аркасында килеп чыга— 1,2 миллион сум. “Түгәрәк өстәл” утырышы нәтиҗәләре буенча, Хөкүмәт Рәисе указы нигезендә 2024 елга кадәр барлык ятим балаларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла, дип билгеләп үттеләр. Әгәр дә бу категориягә караган Башкортстан халкы торак алмаса яки яшәү өчен яраксыз фатир алса, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, элек мунчада яшәүче бер ятим хатын вакытлыча торакка риза булмады. Әйткәндәй, “түгәрәк өстәл” утырышында ул да бар иде. Ике баласы белән мунчада яшәүче ятим, 20 ел торак алалмаган, вакытлыча торакка риза булмаган Наталья Зырянова Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Зөлфия Гайсина белән аралашты. Кызның сүзләренә караганда, ул вакытлыча торакка риза түгел, чөнки бу очракта ул бервакытта да фатир ала алмаячак.
— Миңа акча кирәкми, миңа торак кирәк. Мин 20 ел инде торакка ирешә алмыйм. 2000 елдан бирле мин — бомж. Бер тапкыр да балаларымның хәлен килеп карамадылар, яшәгән урыныбызда янгын извещателе бармы икәнен тикшермәделәр. Мин маневрлар фондына күчәргә әзер түгел. Нигә? Аннары тагын 20 ел фатир көтү өченме? Ни өчен сез бөтен җирдә дә “кимендә” сүзен онытасыз, миңа 14 квадрат метр тиеш дисезме? Ә миңа “кимендә 14 квадрат метр” салынган, димәк, күбрәк бирергә мөмкин дигән сүз. Миңа торак кайчан биреләчәк? — дип ярсыды Зырянова “түгәрәк өстәл” артында җыелучылар янында.
Зөлфия Гайсина, Кеше хокуклары буенча совет торак бирү мәсьәләсен хәл итми, сезгә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерде. Моннан тыш, ул Наталья Зыряновага иртәгә үк балалар белән бергә маневрлы торактагы яңа фатирга күчәргә тәкъдим итте. Тик Наталья риза булмады.
Моңа кадәр Наталья берничә тапкыр пикетларга чыга һәм, ятим буларак, фатир бирүне таләп итә. Хәзерге вакытта ике баласы булган хатын мунчада яши. Шулай ук билгеләп үтик, кайбер мәгълүмат чараларында Наталья торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә керү өчен гаризаны вакытында тапшырмаган, әмма вакыт узгач, ул шулай да исәпкә баса алган. Натальяның сүзләре буенча, алар гаиләдә алты бала үскән, тик берсе дә ятим буларак торак алмаган.