+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 апрель 2020, 10:35

Ике яшьлек бала күрәгәгә тыгылып үлгән

Мәскәү өлкәсендәге Одинцово районында 4 апрель иртәсендә 2 яшьлек бала үлә. Фаҗига гаилә иртәнге аш ашаганда була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты яза.

Сак булыгыз! Һич уйламаган әйбер дә сабыйның үлеменә китерә ала.
Мәскәү өлкәсендәге Одинцово районында 4 апрель иртәсендә 2 яшьлек бала үлә. Фаҗига гаилә иртәнге аш ашаганда була. Бу турыда «Интертат» сайты язган.
Светлана улын кашыктан ашата. Шул вакытта бала чәчи һәм буыла башлый. Әти кеше шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Ир улы Ваняның ашаганда тончыгуын хәбәр итә. Баксаң, баланың тамагына күрәгә кисәге тыгылып калган һәм ул сулыш ала алмый башлаган икән.
Урынга ашыгыч ярдәм машинасы китә. Табиблар юлда булган вакытта телефоннан күрсәтмәләр биреп тора. Алар әти кешене баласына ярдәм итәргә өйрәтә.
Ир 15 минут чамасы балага реанимация ясарга тырыша. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәч, әти кешене алмаштыралар һәм реанимацияне дәвам итәләр. Тик балага ярдәм итеп булмый. Кызганычка каршы, ул үлә...
Фото: intertat
Читайте нас