Бәлки, үлемнең сәбәбе сәер порошок булгандыр, дигән фараз бар.
Карантинны бозган 17 яшьлек үсмернең үлемен башкала тикшерүчеләре тикшерә, укучының әйберләрендә порошок тапканнар. Билгеле булганча, егет әнисе белән Мәскәү үзәгендәге фатирда яшәгән.
Әнисе, 8 мартта үзенә бүләк ясап, чит илгә барып кайта һәм кайту белән карантинга утыртыла. Аның белән бергә улы да.
Үсмер өйдән якшәмбе көнне кичке алтылар тирәсендә чыгып киткән, бер сәгатьтән соң әйләнеп кайткан, ләкин әнисе бернинди шикле нәрсә дә күрмәгән.
Дүшәмбе көнне иртән укучы сәгать унга кадәр йоклый, ә аннары тагын бераз йоклаячагын әйтә. Көндезге өченче яртылар тирәсендә әнисе улын борчырга була. Аның бүлмәсенә кереп, малайны аңсыз хәлдә таба...
Аның әйберләрендә ниндидер порошок, шулай ук «зелье» темасына телефон аша язышу табылган. Укучы бу порошокны соңгы тапкыр урамга чыкканда куллангандыр, дигән фараз бар.