Коронавирус хәвефе кешеләрне ниләр генә эшләтми.
Свердловск өлкәсендә өч баласы булган гаилә, коронавирус йоктырудан куркып, урманга киткән, дип яза РИА «Новости».
Гаилә анда бер тәүлек булган, балалар ботакларда йоклаган, шул арада берсе талпан эләктергән.
Урманда балаларын интектереп йөрткәннән соң, гаилә өенә кайтып егылган.
Бу хакта хокук сакчыларына билгеле булган. Алар нәрсә эшләгән дисез? Ата-ананы штрафка тарттырган. Фото: