Байкал аръягы краенда хәрби частьта атыш оештырган һәм сигез кешене һәлак иткән Рамил Шәмсетдиновның бүген хәле ничек?
Адвокат Равил Тугушев белдерүенчә, Рамилнең арестын тагын дүрт айга озайтканнар. Коронавирус сәбәпле, бернинди тикшерү гамәлләре алып барылмый, шуңа күрә адвокат Читага майда гына җыена.
Анда ул Шәмсетдиновның Сербский исемендәге психиатрия институтында узган экспертизасы мәгълүматлары белән танышырга ниятли.
Фото: live