Стәрлетамакта яшәүче 40 яшьлек кеше коронавирус буенча изоляция вакытында үз-үзенә кул салган.
Хокук саклау органнарында «КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, узган якшәмбедә, 12 апрельдә, коточкыч хәл булган.
Табиблар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм дәваханәгә алып киткән. Кызганычка каршы, тиздән ул реанимация бүлегендә вафат булган. Хәзер тикшерүчеләр ирнең үлеменең бөтен хәл-шартларын ачыклый.