+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 апрель 2020, 15:45

Бер яшьлек бала җиденче каттан очкан

Җылы көннәр җитте. Балаларга һәм тәрәзәләргә игътибарлырак булыгыз

Җылы көннәр җитте. Балаларга һәм тәрәзәләргә игътибарлырак булыгыз!

Гадәттән тыш хәл кичә, 14 апрельдә, Стәрлетамакта булган. UFA1.RU билгеләвенчә, бер яшьлек бала җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Аны тиз арада Салават дәваханәсенә озаталар. Сабыйның тәнендә бик күп имгәнүләр була. Ул исән кала алмый — реанимациядә үлә.

Хәзер Башкортстанның Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә.

Медиклар сүзләренә караганда, кояш кыза һәм көн җылына башлауга шушындый фаҗигаләр арта. Өлкәннәр черкиләргә каршы сеткалар куя, балалар аларга таяна һәм егылып төшә...

Фото: ufa1.ru
Читайте нас: