Башкортстан башкаласында 56 яшьлек ир үзенең алты сыйныфта укыган улына һөҗүм итә, ә аннан соң кача.
Бәхетсезлек очрагы Уфаның Киров районында җомга көнне кич белән булган. Уфа КП-мәгълүматларына караганда, ир, өйдә үзизоляция вакытында нигәдер ачуланып, улының күкрәгенә пычак тыккан.
Ул балага ярдәм күрсәтми, ә шунда ук һәлакәт урыныннан кача. Бала табибларга ярдәм сорап икенче көнне мөрәҗәгать итә.
Журналистлар хәбәр иткәнчә, бу кеше инде алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән булган. Хәзер полицейскийлар аны эзли.
Фото: gorobzor