+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 апрель 2020, 12:05

Эльмира Кәлимуллинаның урланган акчасын кем тапкан?

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның банк картасыннан урланган акчалары табылган.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның банк картасыннан урланган акчалары табылган.

Бу хакта җырчы Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

Кәлимуллина сүзләренә караганда, мошенникларның картадан акча алуы турындагы посттан соң ук аның белән Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм Саклык банкының Татарстан бүлеге белгечләре элемтәгә кергән.

«Минем хәлемә бәйле мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителде», — ди җырчы.

«Картаны мин үзем белән йөртмим, барысы да телефон аша. Бернинди интернет-сатып алулар да булмады һәм таксида йөрмим, чөнки үзизоляциядә. Технологияләр үсә һәм алар белән бергә мошенникларның махинацияләре дә үзгәрә», — дип зарланды җырчы.

Ул ярдәм тәкъдим иткән дусларына һәм язылучыларына рәхмәт белдерә.

Фото: star-magazine.ru
Читайте нас