Үсмер мәктәпне күккә очыру өчен бөтенесен әзерләп куйган булган.
Пәнҗешәмбе көнне Красноярскида мәктәпкә коралланган һөҗүм ясарга җыенган үсмерне тоткарлау турында мәгълүм булды. Аннан патроннары белән ау мылтыгы, кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар, шулай ук ниятләнгән җинаять турында мәгълүмат белән элемтә чаралары һәм шәхси көндәлекләр тартып алынган.
"Уку процессын дистанцион форматка күчерү сәбәпле, үсмер террорчылык актының датасын соңрак вакытка үзгәртү турында карар кабул иткән", — дип хәбәр итәләр Федераль иминлек хезмәтендә.
Тикшерү фаразы буенча, гыйнвар аенда үсмер өч айдан, кулдан ясалган бомба һәм ау мылтыгы кулланып, теракт ясарга карар кыла. Шартлаткыч җайланмалар ясау буенча инструкцияне ул интернетта тапкан, ясаган бомбаны ишегалдындагы корылмага яшереп куйган.
ФСБның Красноярск крае буенча идарәсе оперативниклары 16нчы калибрлы ау мылтыгы һәм 19 патрон табып ала. Алар бастырган видеоязмада үсмер тентү вакытында алынган коралларның үзенеке булуын раслаган.
Аңа карата өч мәддә буенча, шул исәптән терактка әзерләнү турында җинаять эше кузгатылган.
Фото: gosnews.ru