Февраль аенда үзенчәлекле шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың әни булырга әзерләнүе җәмәгатьчелекне шаккаттырды.
Алар әйтүенчә, табибларга мөрәҗәгать иткәч, Лилиягә йөклелекне өзәргә тәкъдим итәләр, чөнки бу әни кеше өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Тимергалиевлар гаиләсенә балалы булуның башка юлларын тәкъдим итәләр. Ә Лилия әйтүенчә, инвалид кешегә беркем дә бала бирмәячәк, һәм суррогат әни өчен аларның финанс мөмкинлекләре җитми икән. Шуңа күрә бу гаиләнең балалы булу өчен бер генә юлы кала ‒ Лилиянең үзенә табу. Дин буенча да яралган җанны үтерергә ярамый, Тимергалиевлар бу хакта да уйлый, дип яза "Сәхнә".
РКБда бу мәсьәлә буенча консилиум җыялар һәм Лилиягә яхшылап уйларга кушалар, чөнки балага бит әле әнинең диагнозы күчү куркынчы да 50гә 50.
Шулай да Лилия баладан баш тартмый, әни булырга әзерләнә. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә аңа еш кына «Кайчан табасың? Кемне көтәсез? Исем сайладыгызмы инде?» кебек сораулар килә икән. Булачак әни кызыксынучыларга җавап бирергә булган.
«Менә шундый үзизоляция. Әлегә мин шоколад ашыйм һәм түземсезлек белән көннәр саныйм. Әле вакыт күп булса да, күңел инде бу могҗизаны көтә», ‒ дип яза шагыйрә. Шулай ук Лилия үзен кайгыртучыларга рәхмәтен белдерә һәм барлык сорауларга сабый тугач та җавап бирәчәген әйтә.
Комментарийларда Лилиянең баллы әйбер ашавыннан чыгып, карынында малай булу ихтималын әйтәләр.
Аллаһы Тәгалә яшь гаиләне ярдәменнән ташламасын һәм әти-әни булу бәхетенә ирешергә насыйп итсен!