Полицейскийлар өч яшьлек баланың дүртенче кат биеклегеннән егылып төшүе факты буенча тикшерү үткәрә.
Малай әнисе кулыннан төшеп китә, анысы урамга тәрәзәдән бәйләнгән җәймәләр ярдәмендә чыгарга була. Оперативниклар мәгълүматларына караганда, бу хәл кич белән Омск шәһәренең Менделеев проспектында булган. Хатынның сәер гамәлләре турында урындагы халык хәбәр итә. Алар беренче булып ярдәмгә ташлана.
Дүртенче кат тәрәзәсеннән төшеп килүче хатынның тавышын йортта яшәүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар ишетә. Баланы тотарга омтылып, алар өй дивары янында басып тора. Бу вакытта ханым үзе простыняга тотынып, баланы кулыннан ычкындырган.
Бала егылганда диварга бәрелгән, әмма җирдә кешеләр аны тота алган. Ананы хокук сакчылары төшергән. Ул исерек булган.