Моның сәбәбен еллар үткәч кенә белдем
Бервакыт мине эш буенча Чаллыга жибәрделәр. Шоферның Азат исемле татар егете икәнен белә идем, тик аралашу исәнме-саумыдан артмый иде. Барасы юл ерак, ничек сүз башларга дип уйлап торганда, Азат үзе hава торышына зарланып алды. Чынлап та, кем белән сөйләшсәң дә, мәңгелек тема.
Азат радио кабызып, татар тапшыруларын эзли башлады. Эфирда алып баручы радио тыңлаучылар белән мәктәп еллары турында әңгәмә алып бара. Шунда җыр яңгырады:
Кыңгыраулы мәктәп
елларына
Алып кайта мине
уйларым...
Танышым, көрсенеп, радионы сүндерде. “Абый, сиңа бер гыйбрәтле хәл сөйлим әле”, — дип башлады бу.
— Мин ун елдан артык бер татар егете белән тулай торакта яшәдем. Без беркайчан да ачуланышмадык, тату булдык. Яшьләребез дә бер тирә — икебезгә дә 32 иде. Җитмәсә, армиядә дә бер үк төбәктә хезмәт иткәнбез. Июнь башы иде, авылларда сабантуйлар. “Әйдә, быел безнең авылга кайтабыз, ял итәрсең”, — дип, Ирек бик кыстагач, барырга булдым.
Сабантуй — көтеп алган бәйрәм бит. Мин көрәш карарга яратам. Еш кына зур гәүдәле, бик көчле күренгән егетләрне чандыр гына, буйга кечкенәрәкләр жиңә. Бәлки шуңа да кызыклыдыр. Ирек җырларга ярата, чиратка язылгач, миңа урындык китереп бирде. “Син кунак бит, утырып кара”, — диде. Җайлап утырып, мавыгып көрәш карый башладым. Көрәшчеләр ял иткән арада янымда гына чирәмдә утырган бик чибәр кызга күзем төште. Үзем дә сизмәстән:
— Утырыгыз, — дип торып бастым.
— Әллә утырмас дисеңме? Рәхмәт инде, — дип утырды бу.
— Ирегез көрәшәмени?
— Юк ла инде, мин үзем генә, — дип кискен генә әйтте.
Минем өчен көрәш карау икенче урынга күчте, бөтен уйларым — бу чибәрдә. Менә бит — бер күрүдә гашыйк булдым!
Кичке сабантуйны түземсезлек белән көтеп алдым. Исемен дә сорамадым, ичмасам, дип үкендем. “Минем янда чирәмдә утырган кызыл футболкалы, зәңгәр джинсылы матур кызның исеме ничек икәнен белмисеңме? — дип Иректән дә сорадым. “Күрмәдем шул, игътибар итмәдем, безнең авыл кызлары барысы да матур”, — дигән булды дустым. Менә шулай кызлардан оялып торсаң, ялгыз калуың да ихтимал, җитәр инде, тәвәккәл булырга кирәк дип, үз-үземне үгетләдем. Күрү белән ничек сүз башлармын дип планнар корып куйдым.
Ниhаять, килде бит матурым.
— Урындык алып килмәдеңмени? — дип елмаеп, үзе миңа эндәште. Ә мин план буенча:
— Исемегезне әйтсәгез иде, — дип ычкындырдым. Каушый төшеп.
— Исемем Лилия, бу авылда яшим, әти-әнием белән, утыз яшьтәмен, кияүдә түгел.
— Тагын ниләр сорарсың? — дип, мине тәмам гаҗәпләндерде. Инде караңгы төште, клубтан кешеләр тарала башлады. Бөтен кыюлыгымны жыеп:
— Лилия, әйдә елга буена төшәбез, миңа сезнең авыл бик тә ошады, — дидем.
Төне буе аңа үзем турында сөйләдем.
Лилия бүлдермичә тыңлады. Гомеремдә дә онытасым юк ул сихри төнне: искиткеч җылы, кошлар сайрый, күк йөзен тутырып йолдызлар җемелди, яңа туган айдан ниндидер гадәти булмаган яктылык сибелә дә, елга суын көмешкә әйләндерә. Су өстендә, көзгедәге кебек, икебезнең сурәт чагыла. Лилиягә күтәрелеп карарга оялам, ә судагы кыздан күземне дә алалмыйм. Таң атканчы җитәкләшеп йөрдек, дип әйтү дөрес тә түгелдер, чөнки мин атлап түгел, очып йөрдем. Лилиядән беркая да аерыла алмаганымны аңладым. Оялуым да әллә кая югалды — биленнән кочтым да, аңа гашыйк булганымны әйттем.
— Әйдә, Ижевскига бергә китәбез, Лилиям, — дип пышылдадым.
— Ничектер, мин сина ышанам, авылдан да китәсем килә. Сәбәбен соңрак әйтермен, яме? Алайса, хәзер үк минекеләргә кереп уйларыңны әйт, — дигәч, әллә шаярта инде дип тә уйладым.
Ирек кайтканчы тулай торактан бер татар әбисенә фатирга чыктык. Әйбәт кенә тора башладык. Иртән эшкә китәм, кичтән мине өйдә тәмле ашлар, чиста кием, Лилиям көтә. Бар да тәртиптә. Нәрсә кирәк инде тагын ир кешегә! Хуҗа әби хатынымны: “Каян таптың мондый уңган кызны? Кулыннан бар эш тә килә бит”, — дип мактап кына тора. Ике кулына бер эш табарбыз, дип тә ышандырды. Озакламый, Лилиям эшче яшьләр мәктәбенә идән юарга керде.
Кайвакытта башыма, ничек инде кинодагы hинд кызларыдай чибәр кыз утыз яшенә кадәр кияүгә чыкмаган, эш юк, дип, шәhәргә дә китмәгән, дигән уйлар килә иде. Бераздан хатыным, хәзерге заманда урта белем кирәк, дип, шул ук мәктәптә укый да башлады. Әлбәттә, аңа җиңел түгел иде: идән юу, дәресләр әзерләргә кирәк, тагын өй мәшәкатьләре, мин дә бар... Берничә тапкыр Лилиянең әти-әнисе, минекеләр дә бездә кунакта булып китте. Үзебез дә минем туган авылыма кайтып йөрдек. Ни өчендер хатынымның: “Безнең якка кайтып килик әле”, — дигәне булмады. “Вакыты җиткәч, кайтырбыз”, — дип әйтә иде. Көннәр, айлар узды. Ниһаять, Лилиям, имтиханнарны уңышлы гына биреп, урта белемле булды. Июль аенда улыбыз туды. Әти ярдәме белән машина да алып җибәрдек hәм Лилиянең авылына кайтып килергә булдык. Безне бик сөенеп каршы алдылар. Бабай оныгы кайтуга түргә бишек элеп куйган. Әби белән бабай бала белән мәш килгән арада хатыным, аттестатын чыгарып, горурланып әнисенә тоттырды. Чәйләп алганнан соң, Лилия: “Чишмә суыннан чәй тәмлерәк була”, — дигәч, мине тау итәгендәге чишмәгә суга җибәрделәр.
Авыл кешесенә бар да кызыклы бит, барысын да беләселәре килә. Юл буе очраган hәр кеше белән исәнләшергә, кемгә кайтканымны, кем икәнлегемне әйтеп барырга туры килде. Чишмә янында судан кайтып килүче бер апаны очраттым. “Исәнмесез, кемгә кайттың, кем буласың?” — дип сорады. “Гаяз абый белән Әминә апаның кияве булам”, — дип җавап бирдем. “Иии, шулаймыни? Мин Лилиянең сыйныф җитәкчесе идем, юньләп укымагач, вспомогательный мәктәпкә җибәрергә туры килде. Анда, ким дигәндә, ике төрле hөнәр бирәләр. Тормыш өчен менә дигән егетләр, кызлар чыгалар бит”, — диде.
Менә бит кайда икән хикмәт! Шулчак бар да аңлашылды. Ул укытучы апага берни дә әйтә алмадым. Судан кайткач, мунчага киттек. Хатыным сизгән сыман үзе сөйли башлады: “Мин алтынчы сыйныфта укыганда шушы авылга күчеп килдек. Сыйныфташ кызлар бик көнләште, чөнки малайларга бик ошый идем мин. Төрлечә рәнҗеттеләр: бөтен гаепне миңа сылтадылар, китап-дәфтәрләремне ерталар иде, гел бәйләнделәр, мәктәпне күрәсе дә килми башлады. Укытучылар да миңа карата ягымлы булмады, ышанмады. Әлбәттә “икеле”ләр ала башладым. Беркемгә дә сөйләмәдем, зарланмадым. Шул мәктәпкә курыкмыйча киттем, бәлки анда миңа бәйләнмәсләр, дип. Мәктәп еллары шатлыксыз үтте минем өчен. Кайтасым килми шул мәктәп елларына. Синең белән очрашканчы, үземне кимсетелгән итеп хис итә идем. Ярый әле юлымда син очрадың. Теге вакытта кичке сабантуйга чыкмассың дип шундый курыктым...”
“Ничек сине кичке мәктәпкә укырга алдылар соң, нинди документ белән?” — дип сорадым хатынымнан. “Сара әби бик булышты бит, гомере буе шул мәктәптә эшләгән. Язмышымны түкми-чәчми сөйләгән идем аңа. Директор белән ничек килешкәннәрдер, белмим”, — дип җавап бирде ул.
Азат тагын көрсенеп куйды: “Авылга кайткач, hаман да төрле сүзләр ишеттерәләр. Явыз кешеләр бар бит. Кеше ни сөйләсә дә миңа барыбер. Лилиямне яратам”.
Шәфкать Ганиев.
Ижевск шәһәре.