+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 апрель 2020, 07:05

Табылдылар!

Башкортстанда әнисе белән югалган балалар исән килеш табылган, дип хәбәр итә "Башкортстан балаларын эзләү" оешмасы волонтерлары.

Башкортстанда әнисе белән югалган балалар исән килеш табылган, дип хәбәр итә "Башкортстан балаларын эзләү" оешмасы волонтерлары.

Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, 45 яшьлек Розалия Курочкина кечкенә ике бала: дүрт яшьлек Виктор һәм җиде яшьлек Кирилл белән хәбәрсез югалган иде. Аларны эзләү Уфада 3 апрельдә башланды.

Югалучыларның урынын полиция хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә ачыклаган. Хәзер хатын һәм балалар полиция бүлегендә, дип хәбәр итәләр республика буенча Эчке эшләр министрлыгында. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Розалия даими гауга чыгаручы һәм кул күтәрүче иреннән Салават шәһәрендә качып яткан.
Фото: bashinform
Читайте нас