+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 апрель 2020, 06:30

"Ирем югалды..."

Уфалы Лиана Хәйретдинова республика халкына ирен, 36 яшьлек Ринат Җиһаншинны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Уфалы Лиана Хәйретдинова республика халкына ирен, 36 яшьлек Ринат Җиһаншинны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Ирнең югалуына бер ай вакыт узган.
ГорОбзор.ру хәбәрчесе белән сөйләшүдә ул 19 мартта Ринатның Уфадан Нефтекамага әнисе янына кайтып китүе турында сөйләгән. Ул анда барып җиткән, берничә көн булган, ә 26 марттан элемтәгә чыгудан туктаган, телефоны сүндерелгән. Әнисе улының кайдалыгы турында белми. Эзләүгә хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушылган.
"Мин кая гына бармадым, өмет юк. Ул бит моңарчы беркайчан да югалмады. Мин бик нык борчылам, чөнки аның сәламәтлеге белән проблемалары бар: кан басымы югары", - дип сөйли Лиана.
Хатын хәбәр иткәнчә, аларның гаиләсендә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләр булган, Лиананың улы - Ринатныкы түгел, әмма үги әтисенең югалуына бала да бик борчыла.
Хатын Ринатны күргән яки белгән һәркемнән бу турыда аңа хәбәр итүләрен сорый. Аның сүзләренчә, хәзер барысы да бик нык борчыла һәм курка. Ул республиканың барлык халкына мөрәҗәгать итә. 89173724310 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас