+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 апрель 2020, 07:05

Бала югалган урында... аю эзләре

22 апрельдә Гафури районының Түбән Ташбүкән авылында 9 яшьлек Рөстәм Ишкулов югалган иде. Малай бабасының өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

22 апрельдә Гафури районының Түбән Ташбүкән авылында 9 яшьлек Рөстәм Ишкулов югалган иде. Малай бабасының өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

«Лиза Алерт» оешмасы волонтерлары баланы инде дүртенче тәүлек эзли, тик барысы да бушка. Рөстәм суга төшкәндәй юк булган. Ирекмәннәр бер минутка да эзләүне туктатмый.

Рөстәмне берьюлы Башкортстанның «Лиза Алерт», Чиләбе өлкәсенең шул исемдәге һәм Магнитогорскидан «Легион-Спас» эзтабарлар отрядлары эзли. Шулай ук урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хокук саклау хезмәткәрләре, авылның һәм якын-тирә торак пунктларның урындагы халкы эзли.

Волонтерлар билгеләп үткәнчә, баланы эзләү җиңел түгел – бу табигать факторлары, явым-төшем белән катлаулана.

Шулай ук, елгаларда су дәрәҗәсе күтәрелә. Урындагы халыкның сүзләрен раслый торган бүреләр һәм аю эзләре табылган - урманда, чыннан да, кыргый җәнлекләр яши, дип зарлана волонтерлар.

Волонтерларны һәм башка эзләүчеләрне тукландыруны урындагы хакимият тәэмин итә.

Фото: mk.ru


Читайте нас