Уфада 85 яшьлек бабайның бик начар хәлдә табылуы турында язган идек инде.
Волонтерлар аның уңышлары һәм хәле яхшыруы белән уртаклашты. Алар аңа Хаттабыч дип ягымлы исем кушкан.
85 яшьлек Хатыйб картны коточкыч хәлдә табалар. Ул ялгыз яшәгән һәм озак авырудан тәннәре тишелеп беткән булган, ул ач һәм көчсезлеккә дучар ителгән. Өлкән яшьтәге кеше иске җимерек торакта яшәгән, аны юньләп карамаганнар, Хатыйб бабай йөрмәгән, хәрәкәтсез булган һәм сөйләшмәгән диярлек.
Өлкән кешене коткару өчен волонтерлар медицина транспортировкасына мөрәҗәгать иткән, табиблар аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәткән, бәлагә битараф булмаганнар да җавап биргән, ә даими карау һәм игътибар үз нәтиҗәләрен китергән - хәзер бабайның хәле күпкә яхшырган.