Өйдән туры эфирга чыгу хәвефле нәрсә икән ул.
Үзизоляция шартларында өйдән эшләү бик күп өлкәләргә кагылды. Шул исәптән, телевидение журналистларына да. Өйдән туры эфирга чыгу вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалый. Испания телевидениесе хезмәткәре Альфонсо Мерлос әнә шулай хыянәт итүдә тотылган. Бу хакта Британиянең "Daily Mail" басмасы яза.
Конфуз өйдән эшләүче журналистның туры эфирда чагында булган. Ул сөйләп торганда, кадрга ялангач кыз килеп эләккән. Игътибарлы тамашачылар шунда ук кадрда журналистның сөйгәне Марта Лопес түгел, ә аның хезмәттәше – 27 яшьлек Алексия Ривас булуын күреп алган.
Бу хәл Мерлоска карата бик күп сораулар уяткан. Әмма җитәкчелекне Мерслосның хыянәте түгел, ә журналистның Испаниядә гамәлдә булган үзизоляция кагыйдәләрен бозуы борчый.
Фото:jrnlst.ru