+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Май 2020, 07:55

"Улым..." "Әти..."

Марат Бәшәров бер тапшыру барышында үз әтисе белән очрашты. Ике олпат ирнең елавын күреп, тамашачыларның да күзләре яшьләнде.

Марат Бәшәров бер тапшыру барышында үз әтисе белән очрашты. Ике олпат ирнең елавын күреп, тамашачыларның да күзләре яшьләнде.

Артист Марат Бәшәров НТВ каналының «Секрет на миллион» проектында бөтен шәхси тормышы турында сөйләде.

Хәтта моңача белдермәгән соңгы серен дә чиште: артистны үз әтисе үстермәгән. Аның әнисе беренче иреннән бала таба алмаган. Аннары дус кызының ире белән очрашып, авырга калган. Шулай итеп, ул гаиләле кешедән бала таба. Маратның әнисе Роза кабат кияүгә чыга һәм Марат үз әтисе белән аралашмый үсә. Үз гомерендә ике тапкыр - бик кечкенә вакытында һәм егет булгач ул үз әтисе белән очраша.

Һәм менә тапшыруга 81 яшьлек Галимҗан Билалетдинов килгән иде. Марат Бәшәров биологик әтисе белән елашып күреште. Әтисе «улым» дип татарча дәште. Марат та аңа татарча «утыр», диде.

Лера Кудрявцева бу ике ир-атның күңел түрендәге серләрен сөйләттереп, үзе дә елап бетте, безне дә елатты...

Фото: видеодан скриншот
Читайте нас