+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Май 2020, 16:20

Югалуларына ярты ел үтте...

Уфада ике кечкенә улы белән 37 яшьлек Артем Мазовның югалуына нәкъ ярты ел вакыт узды.

Уфада ике кечкенә улы белән 37 яшьлек Артем Мазовның югалуына нәкъ ярты ел вакыт узды.

Әмма Артем Мазовның хатыны һәм әти-әнисе аларны тере килеш күрүгә өметләрен югалтмый. Хатынны, үз чиратында, полиция хезмәткәрләре эзләү бара, дип ышандыра.

- Хәерле көн, күптән түгел аларга шалтыраттым, эзләү бара, диләр, әмма миңа бернинди мәгълүмат бирмиләр. Кызганычка каршы, бернинди яңалык та юк. Өметне өзмим, аларны әлегә кадәр тапмаганнар икән, бәлки, алар кайдадыр качып яталардыр, - ди Эльмира "КП - Уфа" белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, аның иренең өлкән яшьтәге ата-анасы, шулай ук, улы һәм оныклары исән, дип ышаналар һәм яхшыга өметләнәләр.

Исегезгә төшерәбез, ир балалары белән 2019 елның 26 октябрендә югалган иде: ул үз машинасы руле артына утырган һәм билгесез юнәлештә чыгып киткән...

Фото: mk.ru
Читайте нас