Башкортстанның Аскын районында 21 яшьлек Роберт Мөнировны эзләү тәмамланды. Ул исәнме?
Бәхеткә, исән. Аны хәлсезләнгән, өшегән, әмма тере килеш Кубияз авылы янындагы күл ярында тапканнар. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, яшь егетне шушында яшәүче кеше тапкан һәм коткаручыларга шалтыраткан. Бәхеткә, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
Роберт Мөниров 29 апрельдә үк урманга чыгып киткән һәм юкка чыккан иде: ул Үрмияз авылына кадәр җәяүләп барып җитә һәм кире борыла, ләкин өенә кайтып җитә алмый. Берничә көн егетне коткаручылар, полиция һәм волонтерлар эзләде.
Бәхеткә, эзләүләр уңышлы тәмамланды.