+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Мая 2020, 07:40

Хатыннарын да, инвалид балаларын да кыйныйлар...

Каринэ Хәбирова 6 майда Инстаграмдагы туры эфирда аңа үзизоляция шартларында җәберсетүләргә зарланган хатын-кызлар турында сөйләде.

Каринэ Хәбирова 6 майда Инстаграмдагы туры эфирда аңа үзизоляция шартларында җәберсетүләргә зарланган хатын-кызлар турында сөйләде.

Шул ук вакытта сугышлар хатын-кызлар белән ир-егетләр арасында гына чыкмаган, йодрыклар сәламәтлек проблемалары булган балаларга карата да кулланылган, дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгының хатыны.

- Әти-әниләр бу балаларны интернатка биргән, алар анда биш көн яши, тиешле дәвалану ала, ә аннары ялларда аларны өйләренә алып кайталар һәм бик яхшы ике көн үткәрәләр. Ә хәзер шундый хәл туды, балалар вакытларын тәүлек буе ата-аналары белән уздыра. Бу, әлбәттә, катлаулы, авыр хәл, - диде Каринэ Хәбирова һәм агрессияне ничек киметергә мөмкин булуы турында эфирга чакырылган психолог Евгения Березадан сорады.

Береза йога белән шөгыльләнергә, яхшы фильмнар карарга, яхшы китаплар укырга, классик музыка тыңларга һәм яхшылык турында гына уйларга тәкъдим итте.

Шулай ук эфирда катнашкан Дмитрий Каретко психологка Кытайда үз-үзен изоляцияләү шартларында аерылышулар ешаюы турында әйтте. Береза болай дип белдерде:
- Гаҗәп тә түгел. Кытайлылар болай да барысы да, нигездә, бер-берсенә охшаган, һәм кинәт алар бер-берсенең йөзенә тәүлегенә 24 сәгать карап торырга мәҗбүр...

Башкортстанда аерылышулар статистикасы алай булмаячак, чөнки, Береза сүзләренә караганда, "республика хатын-кызлары матур"... Ләкин матурларга да эләгеп тора шул...

Фото: bashnews.ru
Читайте нас