+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Май 2020, 17:10

Рөстәмне күктән эзләргә җыеналар...

Гафури районында 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны инде ике атна эзлиләр.

Гафури районында 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны инде ике атна эзлиләр.

Ул 22 апрельдә Түбән Ташбүкән авылындагы картәтисе өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан иде. Аны полиция, волонтерлар, гади кешеләр эзләде.

Волонтер Олеся Пышкина сүзләренә караганда, ориентировкалар бөтен республика буенча таратылган. Малайны кайдадыр күргәннәре турында бер генә дөрес хәбәр дә килмәгән. Хәзер урында МЧС, авария-коткару хезмәте эшли. Эзләүләр, нигездә, Гафури районында алып барыла. Әмма фаҗигале фаразлар турында сөйләргә әлегә иртәрәк.

- Аны тапмыйча, өметне өзәргә ярамый. Өмет һәрвакыт бар, могҗизага ышаныч бар. Хәзер без пилотсыз очкычлар, квадрокоптерлар табарга тырышабыз. Безнең отрядта андый аппаратура юк. Тапкач, күктән зур территорияне тикшерергә планлаштырабыз, - дип сөйли Олеся Пышкина.

Рөстәм Ишкуловны тауларда һәм урманнарда эзләгәндә волонтерлар бүре һәм аю эзләренә тап булган. Эзләү процессын, шулай ук, ул көннәрдә һава шартлары катлауландырды: кар яуды һәм көчле давыл купты...

Фото: mk.ru
Читайте нас