+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Май 2020, 11:24

Күрмәгәнгә күрсәтмәсен

Фронтовик Хәкимҗан Халиков истәлекләреннән чәчләр үрә тора.

Балачактан ук тел мохитенә, язу-сызуга тартылсам да, миндә, нинди галәмәттәндер, урман, җир-су һәм тау-таш белән кызыксыну уянды да, эчкерсез мавыгу булып, мәңгегә калды. Язганнарымның китап, гәзит-журнал сәхифәләрендә дөнья күргәннәренең, радио эфирында яңгыраганнарының байтагы туган табигатькә, аны өйрәнүчеләр һәм саклаучыларга багышланган. Геологлар, геофизиклар, урманчылар белән дистәләрчә еллар дәвам иткән дуслыгыма, шулай да, сәбәп кылучы да булгандыр. Хәкимҗан Имелбай улы мәктәптә безгә химия һәм биология фәннәрен укытты. Онытырлык түгел, абыебызның дәресләре программада каралган темаларга һичкайчан сыймагандыр. Һәрдаим сыйныф бүлмәләрендә утырсак та, без, табигать, матдәләр серләрен эзләп, ерак-якын сәфәрләргә чыгар булдык. “Ташның да тарихы була” дигән хакыйкатьне безгә мөгаллимебез Халиков абый җиткерде.

Сугыш елларында аның башына төшкән ачы язмыш турында урык-сурык булса да бәян итүдән алда халкыбыз­ның туган табигатькә карата әйткән сүзен хәтерегездә яңартыйм әле.
Урман әйтмәс, димә,
Кыр ишетмәс, димә,
Күл күрмәс, димә.
Урманның авызы бар,
Кырның колагы бар,
Күлнең күзе бар.

Укытучыбызның Бөек Ватан сугышында катнашканлыгы турында бераз хәбәрдар идем. Ни сәбәпледер, бу елларга кагылышлы хатирәләре белән ул үзе дә уртаклашырга ашыкмаган. Монысы да гаҗәп түгел, чөнки иле-без­дә Җиңүне, рәсми бәйрәм итеп, 1965 елдан гына билгели башладык бит. Яугирләр үзләре дә каһәрле еллар, каһәрле юллар турында бик үк чишелеп бармады. Хә­кимҗан Имелбай улының шушы михнәт дөньясында тәмугның нәрсә икәнлеген күрүе турында аб­зыйның язып калдырган хатирә­ләреннән бик соңлап белдем. Язмаларны аның кызы, хәзер Уфадагы мәк­тәпләрнең берсендә эшләүче Таңсылу Шәрәфет­динова миңа ки­тергән иде. Күз яшь­ләремә чәчи-чәчи, аларны укып чыккач, язмаларны басып чыгару хәстә­рен күрә башладым. Төзәтү нияте белән аларга кагылырга батырчылык итмәдем. Аб­зыйның тәссорат­ларын тоныкландырудан, хис-тойгыларын саксыз чайкалдырудан курыктым.

“Хәтәр юллар үткән елларда ярты гомеремне югалттым” дип аталган брошюраның тиражы ифрат бәләкәй генә булгач, язмаларны “Ватандаш” жур­налының баш мөхәррире Рәшидә Мәһәдиева белән шунда басарга карар иттек. Шөкер, алар март һәм апрель айларында дөнья күрде. Бу – бер булса, икенчедән, язмаларның эчтә­леген кабатлау зарурлыгыннан котылдырды.

Хәкимҗан Халиковны, Әбҗәлил районының Казмаш җидееллык мәк­тәбендә укытып йөргән җиреннән, 1940 елның декабрендә Кызыл Армиягә хезмәткә чакыралар.

Украинадагы Житомир өлкәсенең Новоград-Волынск шәһәре янында төпләнгән 35нче танк дивизиясендә аерым артиллерия дивизионында зенитчы була ул. Көнбатыш чиккә якын булгач, немец самолетлары шәһәрне сугышның беренче көнендә үк бомбага тота. Сентябрьгә кадәр берничә алышта катнашып өлгерүгә, дивизия чолганышта кала һәм 27 сентябрьдә, бугазга-бугаз килгән вакытта Хәким­җан Имелбай улы фашистлар кулына эләгә. Менә шуннан башлап 1945 елның апрель аена кадәр аңа Украина, Германия, Франция, Польша җирлә­рендәге концлагерьларда, кеше башына төшәр җәфаларның берсен кичерергә туры килә. “Мең”, “Саарбрюкен”, “Людвигсхафен” – рәхәтлә­неп яшәр җирдә кабахәт җаннар корган дистәләрчә тәмугларның болар берничәсе генә.

Әсирлекнең тәүге мәлләре турында абый менә нәрсә дип язган: “Күземне ачканда ят кешеләр арасында ята идем. Берни дә аңламыйм – тирән үзәк эче. Атышкан тавышлар ишетелә. Дүрт немец автоматчысы йөреп тора. Яралылар ыңгыраша. Су сорап ялварган тавышлар. Минем янда бер урыс солдаты ята. Аның бер аягы өзелеп калган... Көннәр салкын, өши­без. Ашарга чи бәрәңге, мал чөген­дерен алып килеп ыргыталар. Халык йончый, бетли башлады. Каты яралылар үлә, медицина ярдәме юк. Немец штык белән чәнечкән билем бозылып, шешеп китте. Баш тубал кебек. Бер ураган шул бинт, чүпрәк белән йөр­дем, аның астында бет, серкә мыжгып тора, яра бик нык эренләде. Озакка сузылган каһәрле көннәр шулай башланды”.

Хәкимҗан Имелбай улы, җәфалар белән беррәттән, тоткыннарның бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булулары, иптәшлек, кызгану турында да шактый язган. Шулардан Харисов фамилияле татар егете, тоткыннарны оештыручы, аксак полковник турында да яза.
“Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнгә түзем бирсен” дигән кебек, Хәкимҗан абый да тәмугтан әйләнеп кайта алган.
...Һәм шушы урында хәсрәтле хәтерләүләрне өзеп торып, Хәкимҗан Халиков белән студент елларындагы бер очрашуым турында 1965 елда “Совет Башҡортостаны” гәзитендә чыккан мәкаләдән парча өзек китерим әле.

“...Бу елның җәендә миңа туган якларымда – Әбҗәлил районында булырга туры килде. Юлда очраклы гына, бер кеше белән күрешмәсәм, очратмасам, бу мәкаләне язу, бәлки, башыма да килмәс иде.

Магнитогорск – Әскар автобусыннан төшкәч тә, авыл ягына бара торган берәр машинаны көтеп тормый, тау аша җәяүләп кайтырга булдым. Бу юлдан хәзер кеше бик сирәк йөри, чөнки текә, ташлы сукмактан машина түгел, атлы да мең бәла белән үтә.

Без икәүләп кенә юлга чыктык. Юлдашым – Амангилде урта мәктәбе укытучысы Халиков Хәкимҗан абый. Аны электән беләм. Гаҗәп ачык, сүз­гә җор кеше. Менә әле дә Уфа яңа­лыклары, ничек укуым турында сорашып алып китте. Көңгер-каңгыр килә торгач, ярты юлга җиткәнне сизми дә калганбыз. Ярты юл дигәнем – Кыркты сыртының нәкъ түбәсе инде. Моннан Әскарга 6 чакрым, Казмашка да шул чама ара дип йөриләр.

– Барасы юл ярыйсы гына әле, энем, әйдә, хәл җыеп алыйк, – дип, Хәкимҗан абый өстәл кебек яссы бер ташка барып утырды. Үзем дә үткән саен шунда туктап китәргә яратам. Чыннан да мәһабәт күренеш ачыла шул моннан – көнбатышта берсеннән-берсе биек булып, Урал таулары күтәрелә. Иң еракта күгәреп күрен­гәнен Олы Урал сырты дип йөртәләр. Анда мин әллә ничә тапкыр булганым бар. Бу сырт буйлап бер юл үтә. Аны Куңыр буга юлы диләр. Бераз бирерәк – урман арасыннан бер чишмә саркып чыга. Бу гүзәл Сакмарның башы. Ә без утырган җирдән ерак түгел, Кырктының чыннан да кискән кебек өзелгән урынында Ирәндек башлана. Легендалы, шигъриятле җир... Уйларыма бирелеп, янымда Хәкимҗан абыйның утыруын онытып җибәр­гәнмен. Хәер, ул да минем дөньяда барлыкны онытып, ниндидер хисләргә чумган, шәт.

– Тауларга карап утыра торгач, башка төрле уйлар килә, – дип сүз башлады Хәкимҗан абый, шактый вакыт үткәч. – Бөтен гомерем буе туган якларымның гүзәлләгенә, байлыгына сокланып яшәдем, балалар­ның күңе­лендә дә шуны тәрбияләргә тырыштым. Ә безнең төбәк – әлегә ачылмаган хәзинә сандыгы ул, туган­кай, – дип куйды ул кинәт, кайчандыр сөй­ләгән сүзен дәвам иткән кебек.

– Байлык аягыбыз астында ята, – Хәкимҗан абый кабынып ук китте, – тик аны күрә, файдалана белергә кирәк. Үзең уйлап кара әле, нинди генә минерал юк шушы таулар куенында. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1960 елның язында мәктәптә яшь геолог­лар түгәрәге оештырырга булгач, бәгъзе берәүләр: “Юкка вакыт сарыф итәсез, бу тауларда нигезгә салырлык та таш таба алмассыз”, – дип йөргән иде. Бәхеткә күрә, беренче походыбыз ук ярыйсы гына уңыш китерде. Якында гына яткан Рыскуҗа авылы янындагы Каран тавында бакыр колчеданы бар икән. Моны соңрак геологлар да раслады. Арытаба бакыр яткылыгы булу фаразын ныгыткандай билге­ләргә районның күп урыннарында очрадык. Бәлки болар зур яткылыкка ишарә ясыйдыр?

Укытучымның соңгы сүзләре, чын булудан биг­рәк, фаразлауга тартым булса да, күз алдына шушы җирләрдә калкачак индустрия гигантлары килеп басты. Тик, хыялга ничек ирек куйсаң да, бу чыннан да матур хыял гына иде шул әле. “Безнең тө­бәк­тә ак һәм төсле мәр-мәр, мамыкташ (асбест) булуын төсмерлә­сәм дә, – дип сүзен ялгап алып китте Хәкимҗан абый, – тау бәл-лүре, хромит, серпентинит, порфирит һәм башка шундый ташлар бар дип уема да китерми идем. Әйтергә онытканмын, мәктәптә туган якны өйрәнү музее да оештырып җибәрдек, кызыксынсаң кереп күреп чык, – дип, ул урыннан торды”.
Амангилде мәктәбенә барып, укучыларның кызыклы эшләре белән танышсам да, гәзиттә мәкаләләр бас­тырып, радио аша сөйләтеп карасам да, әйтеп җиткерелмәгән ниндидер бер сүз күңелдә калган кебек булды.

...1945 елның апрелендә Фран­циянең Каршылык күрсәтү яугирләре концлагерьдан азат иткәч, Польшадагы Легница фильтрацияләү лагерен мәшәкатьсез үтеп, Халиков, ниһаять, сентябрь аенда туган авылына кайтып җитә. Алдагы язмышы уку, янә укыту, җәмәгать эшләре, гаилә хәстәр­лекләре белән бәйле. Тормыш тыныч вакытта да иминлектә гомер кичерү форсатын биреп бармый. Хәкимҗан абый да югалтулар да кичергән, уңышларга да ирешкән. Тугыз бала тәрбияләп үстерү үзе үк батырлыкка тиң булырлык гамәл бит. “Диңгезнең дә төбе бар, сабырның да чиге бар”, – дигән сүз, шулай да, яугир, фашистлар корган тәмугтан да сынмый чыккан ир-азамат Хәкимҗан Имелбай улының кем булуын тулысынча күр­сәтмидер. Майның унби­шендә тууына төгәл йөз ел тулыр шәхес, хөрмәтле укытучым “түзәр хәлләрем калмады” дигәндә дә үзендә яшәү көче тапкан һәм безгә дә шуны әманәт итеп калдырган.



Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.

Читайте нас