+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Мая 2020, 14:20

"Табылды. Үлгән."

Кем үтергән?

Кем үтергән?
Башкортстанның Гафури районында хәбәрсез югалган 9 яшьлек малайны эзләү төгәлләнде. "Лиза Алерт" 8 майда "ВКонтакте"да бала үле, дип хәбәр итте.
«Табылды. Үлгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - дип язган волонтерлар, малайны кайда тапканнарын аныклап та тормыйча. Соңынан билгеле булуынча, баланың гәүдәсе елгада табылган.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, көндез 22 апрельдә бала районның Түбән Ташбүкән авылында бабасында әти-әнисе белән кунакта булган, шуннан соң билгесез юнәлештә китеп барган. Баланың әти-әнисе аны эзли башлаган, арытаба хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге хәбәрсез югалган 9 яшьлек малайның урнашу урынын ачыклауга юнәлтелгән һәрьяклы тикшерү чаралары үткәрү өчен «кечкенә баланы үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас