Май башында көннәр бик эссе торды. Әллә шул сәбәпле, янгыннар саны артты.
Мәскәү янындагы Красногорск шәһәренең хосписында янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны унга җитте, дип хәбәр итәләр ТАССка ашыгыч хезмәтләрдә.
"10 кеше һәлак булды, алар барысы да яну продуктлары белән агуланган", - дигән агентлык әңгәмәдәше.
Чыганак мәгълүматлары буенча, хосписта янгын вакытында 37 кеше булган, шуларның сигезе - персонал. Янгын сүндерүчеләр бинадан 7 кешене чыгара алган, 10 кеше һәлак булган, 20 кеше үзләре котылган.
Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Баш тикшерү идарәсендә тугыз мәрхүм турында мәгълүмат бар, дип хәбәр итәләр. Тугыз кеше дәваханәгә озатылган.
"Икенче йорт" дип аталган картлар өчен хосписта янгын чыгу турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 23:59 сәгатьтә килгән. Аларның беренче бүлекчәләре урынга 12 минуттан соң килеп җиткән. Янгын бинаның икенче катында кабынган. Дөрләгән ялкын ярты сәгатьтә сүндерелгән, әмма ун кешенең гомерен өзәр өчен шушы вакыт җиткән. Алар илнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр.
Фото: MSHSRF