Китап бәясен мин гомерем белән түли яздым.
Туймазы районының Югары Бишенде урта мәктәбендә укыдым мин. Гел яхшы билгеләренә генә укысам да, мәктәпкә яратып йөрсәм дә, каникулларны, башка балалар кебек үк, сагынып көтеп ала идем.
Язгы каникулларны без укыган чорларда кар эрүенә карап, юллар торышын исәпкә алып бирделәр. Бу көн, башлыча, ике үзенчәлекле вакыйгага нигезләнеп билгеләнә иде. Беренче вакыйга — Каран-Бишенде авылын икегә бүлеп, Әпсәләм чокыры буйлап язгы ташкын суы төшүе. Икенче вакыйга — мәктәпкә килгәндә берәр укытучының аягы суга батса. Шуңа кадәр без бата-чума булса да укырга йөрдек. Бигрәк тә Бишенде инешен сикереп чыгу четерекле булды. Анда су агымы башка урыннарга караганда иртәрәк көчәя.
Менә шул инеш гайрәтле булып киткәч, бер кызыклы хәлгә тарыдым. Хәзер аны кызык дип атыйм, ә ул чакта бу күренеш бик кызганыч иде.
Авыл китапханәсеннән китап алып укуларның да актив чоры. Мин дә атна саен диярлек китапханә-избач юлын таптыйм. Бу юлы миңа әле беркем дә алып укымаган өр-яңа китап эләкте — Татарстан язучысы, драматургы Таҗи Гыйззәтнең “Язгы ташкыннар” пьесасы. Матур тышлы, калын китап. Хакы да истә калган: 11 сум 50 тиен. Китапханәче апа кисәтеп куйды: “Пычратма, юкса, штраф түлисең, өч китап хакы булачак. Бу 1958 ел булса кирәк. Валюталар курсын белгән мәл түгел. Кара акыл белән исәпләгәндә, миңа ел буена кинога керерлек суммага бәяләнәчәк икән бу кадерле китап. Пычратмаска сүз биреп, китапны фанер тактадан ясалган сумкама пөхтә итеп салып кайтып киттем. Бу агач шедевр сумканы Әхмәтзәки абыем ясап биргән иде. Ул чакта ранец, портфель кебек сумкалы укучылар күренмәде диярлек. Сумканың капкачы бикләнә торган түгел.
Кайтам сумкамны күтәреп. Инешнең таррак урынын сикереп чыгарга кирәк. Сумканы тоткан килеш сикереп булмый. Агым уртасына төшүең бар. Икенче ярга, ераккарак ыргытырга, аннары йөгереп килеп, үзең сикерергә тиешсең. Өйрәнелгән гадәт буенча, озак уйлап тормадым, сумкамны каршы ярга томырдым. Сумкам дөрес төште, капкачы да өске якта калды. Тик кар өеме генә ныклы булмады. Асты сулы булгангамы, кар убылып, суга ишелеп төште. Сумкам, инешнең киң җиренә эләгеп, агып та китте. Акты инде кар сулары... дип җырларгамы, әллә еларгамы, диясе генә калды. Билгеле, стихиягә болай гына бирешмәскә, аның белән көрәшергә тотындым. Табигать көченнән куркып торып булмый, мин үзем табигать баласы ич! Сумкам да мине аңлаган кебек көрәшә, ага, батмый. Абыемның куллары алтын булгандыр — сумкага су да керми. Диңгезчеләр әйтмешли, “непотопляемость” дигән сыйфаты бар, димәк.
Ә мин йөгерәм. Батам-чумам. Инеш борылган урыннарда сумка ярга якынайгандай була. Шул чакта тотарга тырышам, тик я кулым җитми, я билдән түбән суга батам. Таҗи Гыйззәтнең “Язгы ташкыннар”ы, туганнарына — табигать стихиясенә кушылып, миңа сер бирмиләр. Ага сумка. Аяк киемнәре манма, фуфайка җиңнәре җилкәгә кадәр лычма булды.
Бирешмәдем. Күпме йөгергәнмендер, барыбер эләктердем! Тоттым байлыгымны! Ярый әле өйгә кайтып җитәргә берничә йөз метр гына ара калган. Йөгердем. Алмаш киемнәр бик юк, юешләрен мич башына салып киптердем. Салкын тиеп өлгермәде. Иң мөһиме — сумка эчендәге китап та, дәфтәрләрем дә коп-коры иде!
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.