Ике яшьлек баланы әнисе дә, нәнәсе дә коткара алмаган.
"МК" басмасына билгеле булганча, ул көнне Мәскәүдә яшәүче нарасый 5 яшьлек апасы һәм 25 яшьлек әнисе белән нәнәсенә кунакка килә. Соңгысы шәхси компаниядә әйдәүче инженер булып эшли, ә хәзерге вакытта үзизоляциядә. Ул яшь кишерне чистарта һәм алар бөтен гаилә белән кухняда яшелчә кимерә.
Кинәт ике яшьлек кыз чәчи башлый. Күрәсең, ул зур кисәкне тешләгән һәм шул ук вакытта тирән сулыш алган. Кишер аның сулыш юлларына эләккән. Нәнәсе "ашыгыч ярдәм" чакырткан, ул килгәнче кызның аркасына суга башлаганнар. Күрше табиб, шулай ук, реанимация чараларын үткәрергә тырышып караган, әмма нәтиҗә булмаган.
Вакытны бушка әрәм итмәс өчен әнисе, сабыйны күтәреп, подъездга бригаданы көтәргә йөгереп чыккан. Килеп җиткән табиблар баланың чәчәүдән йөрәге туктавын раслаган.
Авыр кайгы кичергән гаиләгә тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирергә дә туры килгән.
Бәләкәй балаларга кишер, алма кебек каты азыклар биргәндә бигрәк тә сак булырга кирәк тә бит..