+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 Май 2020, 15:25

Нарасыйда коронавирус расланганмы?

Май башында билгеле булганча, яңа туган балада коронавирус дип шикләнгәннәр иде. Шуның аркасында аны әнисе ташлап калдырды.

Май башында билгеле булганча, яңа туган балада коронавирус дип шикләнгәннәр иде. Шуның аркасында аны әнисе ташлап калдырды.


Сабый Республика клиник перинаталь үзәгендә якынча бер ай элек туган. 8 майда аның кабат анализын алырга, шуннан чыгып дәвалауны билгеләргә тиешләр иде. Әмма ул вакытта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баланың хәлен тотрыклы дип бәяләде.


Бүген министрлык матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, балада COVID-19 расланмаган, ул канәгатьләнерлек хәлдә.


Сабыйның киләчәк язмышы әлегә билгесез булып кала. Берәр гаилә уллыкка алмаса, аны нарасыйлар йортына озатачаклар. Бала тулысынча сәламәт.


Фото: ru.freepik.com
Читайте нас