+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Май 2020, 08:45

Бункер әле бармы?

Фашистик Германия башлыкларының соңгы сыену урыны 1945 елның 2 маенда кулга төшерелә.

Фашистик Германия башлыкларының соңгы сыену урыны 1945 елның 2 маенда кулга төшерелә.

75 ел элек, 1945 елның гыйнварында Адольф Гитлер, авиаһөҗүмнәр куркынычы арта башлагач, Берлинда аның өчен төзелгән фюрербункерга күченә. Җир астындагы әлеге сыену урынында НСДАП лидеры гомеренең соңгы көннәренә кадәр яши. Биредә ул Ева Браун белән никахка керә. Соңгы күрсәтмәләрен бирүе һәм үз-үзенә кул салуы да шушы бункерда була. 1945 елның 2 маенда совет солдатлары дошман оясын зур штурм белән ала. Әсирлеккә төшүчеләр арасында фашизм җитәкче-башкисәрләре булмый, аларны үлгән килеш табалар.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Гитлер 15 мартка кадәр бункерыннан әледән-әле җир өстенә чыгып, үзенең эш кабинетында утырган булса, аннан соң ай ярым ул бер тапкыр да “таш оясын”нан чыкмый.
Гитлер өчен махсус төзелгән бункер турында соңгы вакытта игътибарга лаек байтак документлар дөнья күрде.
Җир астындагы калын тимер-бетон эчендәге бункерның төзелү тарихы һәм аның арытабангы язмышы гәзит укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Өченче рейх лидеры өчен бункерның нинди шартларда төзелүе турында Гитлерның элемтәчесе, бер үк вакытта сакчысы булып хезмәт иткән Рохус Миш үзенең истәлек­ләрендә бәян итә. Аның сүзләренә караганда, бункер төзүгә 1940 елның 12-13 ноябрендә СССРның чит ил эшләре буенча халык комиссары Вячеслав Молотовның Берлинга рәсми сәфәре сә-бәпче була. Аны Мәскәүгә зурлап озатыр алдыннан, олы кунак хөрмәтенә кичке аш мәҗлесе оештырыла. Рохус Миш әлеге чарада дежур торучы офицерларның берсе була һәм анда катнашучы­ларның нәрсә турында сөйлә-шүен яхшы хәтерли.
Банкеттан соң Молотов барысы белән хушлаша. Совет резиденциясенә китүче Мәскәү кунагын машинасына кадәр Миш озата бара. Ул болай дип хәтерли:
“Кунакханәгә кайту белән һава хәлләре турында бе­лешмә алдым. Туп-туры Берлинга таба дошман самолеты очуын хәбәр иттеләр. Илче Вальтер Хевель беренче булып һушына килде һәм: “Самолет шәһәр өстеннән очса, өстебезгә бомбалар ташласа, Молотовны нишләтәбез? Аның хәвефсезлеген тәэмин итәрдәй урыныбыз да юк бит, — диде”.
Бу вакыйга турында сөй-ләшү югарыда да үтте һәм Гитлер барлык хәвефсезлек чараларына да җавап биргән бункер төзү кирәклеге турында карар кабул итте.
Бункер төзелүгә бәйле икенче фараз да бар. Имеш, 1933 елда нацистлар властька килү белән Гитлерда үзенә сыену урыны төзү идеясе туа. Бункерның беренче чираты канцелярия янәшәсендәге тантаналар залы подвалында 1936 елга ук әзер булган. Аның бетон стеналарының калынлыгы — 2,5 метр, ә түбәсе аңардан тагын бер метрга киңрәк була. Җир асты корылмасы тыштагы агулы газларны үткәрмәслек итеп төзелә.
1943 елда беренче корпуска янкорма төзи башлыйлар. Гитлер үзен әҗәле көт-кән әлеге бункерга беренче тапкыр 1944 елның 25 нояб­рендә килә. Фюрер өчен салынган бункерны җиһазлау һәм төзекләндерү 1945 ел башына тәмамлана.
“Яңа канцелярия Гитлер­ның һәм аның ставкасының даими резиденциясенә әве-релә. Фашистик Германия икенче Бөтендөнья сугышы­ның моңа кадәр булганнарыннан шактый аерылып торганын аңлагач һәм Берлин ешрак бомбага тотыла башлагач, Гитлер империя канцеляриясе мәйданында үзе һәм якыннары өчен бомбадан саклаучы җир асты корылмаларын тирәнрәк төзү тәкъ-диме белән килешә. Әмма 1945 ел башына империя канцеляриясе бакчасында Гитлер өчен генә бункер төзеп өлгерәләр. Сигез метр калынлыктагы тимер-бетоннан салынган бункерның өч юнә­лештә чыгу юлы була: чит ил эшләре министрлыгы бинасына, империя канцеля-риясенә һәм аның бакчасына”,— дип яза үзенең “Җиңү язы” дигән китабында генерал-лейтенант, шул чорда 5нче удар армиянең Хәрби совет әгъзасы Федор Боков.
Җир астындагы әлеге корылманың гомум мәйданы 250 квадрат метр тәшкил иткән һәм ул 20 бүлмәгә бүленгән. Җир астындагы то­ракның уң ягында киңәш­мәләр һәм кабул итү бүлмә-ләре, эш кабинеты, Гитлер һәм Ева Браунның йокы бүл­мәләре, бәдрәф һәм юыну бүл­мәсе урнашкан. Коридор аша — Геббельс һәм
фю­рер­­ның шәхси табибы, секретариат, элемтә, электр тәэ­минаты һәм һаваны фильтр­лау бүлмәләре, дизель-генераторлы машина залы, тән сакчыларына коридорда “яшәргә” туры кил­гән.
Гитлер бункерда тәүлек әйләнәсенә утырмаган. Илдә-ге һәм фронттагы хәлләр белән, элеккечә, империя канцеля­риясендәге үзенең кабинетыннан идарә иткән. Биредә үк партия һәм вер-махт­ның югары дәрәҗәдәге җитәкче­ләрен кабул иткән, киңәшмәләр үткәргән.
Гомере өчен ниндидер куркыныч янаганда, әйтик, һава һөҗүмнәре булганда, Гитлер иярченнәре һәм үзен хезмәтләндерүче персонал белән биредән тиз генә фюрер бункерына төшә алган.
Ләкин 1945 елның язында, Совет гаскәрләре Берлинга якынлаша башлагач, хәл тамырдан үзгәрә. Әйтергә кирәк, 15 марттан соң фюрер үзенең “тимер оясы”ннан нибары бер генә тапкыр чыккан — 20 апрельдә, үзенең 56 яше тул­ган көнне. Бу көнне аның турында исән чагындагы иң соң­гы кино төшерелә. 22 апрельдә Гитлерга якынрак итеп, гаиләсе белән Йозеф Геббельс күченә. Аларга дүрт бүлмә бирелә.
...Миш Гитлер янәшәсендә аның соңгы көннәренә кадәр була. Шунысы гаҗәп, 1945 елның 30 апрелендә фюрер үз-үзенә кул салганнан соң, Геббельс приказы белән вазыйфасыннан азат ителүгә һәм бункердан чыгып китәргә рөхсәт бирелүгә карамастан, Миш каядыр качып китүдән баш тарта, бу уй бары тик 2 майда гына аның башына килә. Әмма, соң була. Фюрер бункерыннан берничә километр читтәрәк аны башка совет солдатлары әсирлеккә ала. Аннары ул Лубянка подвалларына эләгә һәм биредә төрле җәзалауларга дучар була. ГУЛаг лагерьларыннан соң, фюрерның элекке элем-тәчесе Берлинга 1953 елда гына кайта.
Гитлерның бункердагы соңгы көннәре турында Миш болай дип хәтерли: “Гитлер бик нык арыган булып күрен­де һәм чыгырыннан чыгар төсле иде. Әмма чын хәлнең ничек икәнен белсә дә, кулын күтәрергә теләмәде...
Кайбердә аның үзен тыныч тотуы сәер дә иде. Һава һөҗүмнәре, бомбалар һәм системаның көннән-көн җиңе-лә баруы да, минемчә, аның авторитетын бөтенләй тө-шермәде. Илдәге идарә итү рычаглары барысы да аның кулында иде. Моны һәркем аңлады. Һәм барысы да шефка, бары тик аңа гына буйсынды. Бункер камераларындагы атмосфера бик авыр, бернинди комфортсыз иде. Сугыштан соң кайберәүләр биредә, немецлар күп алкоголь кулланган имеш, дип белдерде. Бу дөреслеккә һич тә туры килми. Булгалады, әмма бик сирәк һәм бик аз күләмдә. Ә тәмәке тарту һәрвакытта да катгый тыела иде...”
Совет Армиясе солдатлары фюрер бункерын 2 май иртәсендә таба. Берничә сәгать дәвам иткән каты бәрелештән соң, солдатлар җир астындагы Гитлер торагына басып керә. Әмма анда дәрәҗәле фашист түрәләре булмый, гади хезмәткәрләр әсирлеккә төшә. Әсирлеккә алынган иң соңгы кеше — гади электр механигы Йоханнес Хентштель. Нацистлар режимына һич катнашы булмаган бу немец дүрт ел гомерен төрмәдә үткәрә.
Фашистик Германия башлыкларының соңгы сыену урыны булган бункерны ничек штурмлаулары турында генерал Боков болай дип яза: “Ишекләре җир өстеннән үк күренеп торган бетон корылма өчен “кайнар сугыш” шактый барды. Сугышчылар аның Гитлер бункеры булуын һич тә белми иде. Хәрби опе­рациядә штурмлаучы төркем­нең оста эш итүе мактауга лаек. Бункерга таба пулеметтан интенсив ут ачу нәтиҗә бирмәде. Безнең сугышчылар җирдән баш калкыту белән дошман ут ачты...
Шул арада, солдатлар, җимереклекләр арасыннан орудие табып тәртипкә китерде һәм залп бирде. Не­мецларның амбразуралары көл кебек күккә оча башлады. Майор Федор Шаповалов төркеме беренче булып бетон корылма эченә “ташланды”. Күпмедер вакыттан соң без­нең сугышчылар фюрер бункерын тулысынча үз кулларына төшерде. Җиңелүнең котылгысызлыгын аңлаган фашистларның күбесе үз-үзләренә кул салды”.
1947 елда рейхсканцелярия бинасы сүтелә, фюрер бункерларына керү юллары шартлатыла. Аннан соңгы унъеллыклар дәвамында “таш оя”, “консервланган” хәл­дә кала. Гитлерның өне тулысынча бары тик 1980 еллар ахырында гына җимере-леп сүтелә. Аның урынында торак йорт төзелә.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас