+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Май 2020, 07:40

Җитлекмичә алты айдан туган...

Баланың һәм анасының хәле ничек? Мәскәүдән кайчан кайтачаклар икән?

Баланың һәм анасының хәле ничек? Мәскәүдән кайчан кайтачаклар икән?

Шагыйрә, "бәллүр ханым" Лилия Сәлахетдинова Мәскәү дәваханәләренең берсендә улын дөньяга китерде. Ул җитлекмичә тугач, әле бер айлап анда ятачаклар икән.

"Буе-авырлыгы турында әлегә белмим, мин үзем Казанда. Кесарев кисеме ярдәмендә таптырганнар. Аның янында сеңлесе Әлфия. Хатыным белән сөйләшмәдем әле, әлегә ул да, сабый да реанимациядә. Мәскәүдә катгый режим, хәтта сеңлесен дә кертмиләр. Балага исем уйлап тапмадык әле", - дип сөйләгән хәбәрчеләргә бәхетле әти булган Ришат Тимергалиев.

Хәбәрчеләр Лилиянең үзе белән дә элемтәгә чыгып караган, әмма әлегә бу мөмкин түгел. Шулай да Мәскәү табиблары "Лилия дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә" дип ышандыра. Шулай гына булсын берүк!

Фото: matbugat.ru
Читайте нас