Хатын авыр депрессиядә булган, диләр.
Санкт-Петербургта бер ана, 5 яшьлек кызын кочаклап, тәрәзәдән сикергән. Күршеләре шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Табиблар килгәндә кыз исән була әле. Тик аны саклап кала алмаганнар. Ул әнисе белән бергә һәлак булган. 39 яшьлек бухгалтер Мария үлеменә кадәр депрессия һәм үзен кемдер эзәрлекләүгә зарланган.
- Маша ике баласы: 5 яшьлек кызы һәм 10 яшьлек улы белән яшәде, - дип сөйләгән "КП-Петербург"ка Мариянең дуслары. - Ире белән ул берничә ел элек аерылышты. Ул аны даими мәсхәрәли иде. Аерылышканнан соң да аңа басым ясавын дәвам итте. Мария аңа еш зарланды. Күптән түгел тегесе янә шалтыраткан һәм җәнҗал куптарган...
Мария аерылышканнан соң яңа тормыш башларга омтылган. Өч эштә эшләгән. Бухгалтериядән тыш, ул косметика саткан, немец теле курслары оештырган.
- Күптән түгел улын кайнанасына озатты, кызы белән яшәде, - дигән Мариянең якыннары. - Аңа ике бала белән эшләү авыр иде. Финанс һәм әхлакый яктан. Маша үз проблемаларын таный һәм дәваланырга тырыша иде...