+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Май 2020, 17:15

Ике айлык игезәк малайлары калган...

9 майда Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында 36 яшьлек Марат Ялмиев югалган иде.

9 майда Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында 36 яшьлек Марат Ялмиев югалган иде.

Кайбер мәгълүматлар буенча, югалган көнне ир хатыны белән әрләшкән һәм машинасына утырып чыгып киткән. Билгеле булганча, гаилә Тольяттида яши һәм хатынның әти-әнисе янына кунакка кайткан булган.

Берничә көн Марат турында бернинди хәбәр дә булмады, бары тик 15 май кичендә фаҗигале хәбәр килде. «Лиза Алерт» оешмасы волонтерлары ирнең үлеме турында хәбәр итте. Аның белән нәрсә булганлыгы билгесез кала. Соңгы тапкыр ул социаль челтәрләрдә онлайн режимда 10 май көнне кич булган.

Ирнең ике игезәк баласы калган, малайлар шушы елның 27 февралендә туган. Марат Ханты-Манси автономияле округында шофер булып эшләгән.

Фото: kp.ru
Читайте нас