+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Май 2020, 18:35

Күпкатлы йорт ишеген кадаклап куйганнар...

Анда коронавируслы берничә кеше яшәгән.

Анда коронавируслы берничә кеше яшәгән.
Омскида бер күпкатлы йортта берьюлы берничә коронавирус очрагы теркәлгән. Шуннан соң 500гә якын кеше яшәгән йортны карантинга утыртырга карар ителгән. Хәзер кешеләр урамга чыга алмый, чөнки йорт ишекләре кадаклап куелган.
Мондый чара йортта яшәүчеләр хакимиятнең үзизоляция турындагы үтенеченә бик җаваплы карамаган өчен кулланыла. Хәзер күпкатлы йорт ишегалдында полиция кизү тора.
Шул ук вакытта, халык карантин турында рәсми карар юк, диләр. Моннан тыш, йортны блокировкалау аркасында алар больничный алалмый һәм күпләрнең эшендә проблемалар башланган. Кибеткә дә, даруханәгә дә чыгармыйлар, шуңа күрә туганнарына һәм дусларына мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Бу йортта яшәүче биш бала анасы Елена Евстратенко журналистларга кайбер продуктларның бетүен, ә туганнары алып килергә өлгермәвен хәбәр иткән. Кайбер кешеләр кибеткә бару өчен икенче каттан сикереп чыккан.
Хәзер йортта яшәүчеләр Русия Президентына, шулай ук Омск өлкәсе губернаторына һәм прокурорына коллектив хат язган.
Фото: mk.ru
Читайте нас