+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Май 2020, 05:55

Ни чәчсәң...

Авыл кибетенә яңа товар, кирәк-ярак китергәнне ишетеп, шактый гына кеше җыел­ды. Товарны кабул итеп, киштәләргә куеп маташкан сатучының эше беткәнен көтүче хатын-кызлар үзара сөйләшеп басып тора бирде

Авыл кибетенә яңа товар, кирәк-ярак китергәнне ишетеп, шактый гына кеше җыел­ды. Товарны кабул итеп, киштәләргә куеп маташкан сатучының эше беткәнен көтүче хатын-кызлар үзара сөйләшеп басып тора бирде.
Авыл җирендә барлык хәбәрне кибеттә булмый, кайда ишетәсең? Монда сиңа булганын да, булмаганын да “сер итеп” кенә ачалар.
Сатучы Мәскүрә яңа пеш­кән, суынырга да өлгермәгән, исе борыннарны кытыклап торган ипине алгы прилавкага салып, сатуын башлап җи­бәрүе булды, ишектән ярты йөзен шәле белән капласа да, күз төбе, танаулары кара көйгәнлеге күренеп торган Кәтифә әби килеп керде. Ишетелер-ишетелмәс кенә сәлам бирде дә, беркемгә дә борылып карамыйча, чират ахырына барып басты. Үзенә борылып-борылып караган хатыннарга игътибар итмәгән кебек, башын игән килеш басып тора бирде әбекәй. Хәлен сорашканнарга авыр итеп уфтанды һәм кулын гына селтә-де. Моңарчы умарта күчедәй гүләгән халык тынып калды.
Сатучы хатын, карчыкны кызганып булса кирәк: “Әйдә, Кәтифә әби, чиратсыз үт!” – дип, әбекәйне киштә янына чакыргач, халык, икегә аерылып, юл бирде. Кәтифә әби, кара көйгән бармаклары бе-лән кулъяулыгын чишеп, тиешле акчасын түләде дә өч ипиен ситса капчыгына салып чыгып китте.
Мөнирә әби — Кәтифә кар-чык­ның уң як күршесе. Ки­рәкле товарын сатып алса да, тиз генә чыгып китәргә ашыкмады. Сатучы Мәскү­рәнең: “Тагын кыйнаганмы Илүс Кәтифә әбине?”– дигән соравына: “Күреп торасыз бит”, — диде дә, башын мәгънәле генә селкеп, уйларына бирелеп тора бирде.
Күршесенең тормышын уч төбендәге кебек диярлек яхшы белүче әби дәшмәде. Хатын-кызлар, әбине кызганып, төрлечә сүз куертты. Кем­дер ана хәтле анасын җәберләгән Илүсне төрмәгә утыртырга тәкъдим итсә, кемдер бу үчле исерек белән бәйләнмәскә киңәш бирде. Яше кырыкка җитеп, әлегә кадәр өйләнмәгән Илүснең, бер җирдә дә эшләмичә, анасы исәбенә яшәп ятуы, килгән пенсиясен талап алып, эчеп бетерүе беркемгә дә сер түгел иде. Сугышкан, ызгышкан өчен төрмәдә утырып кайткан Илүскә бу “тәрбия чарасы” файдалы булмады, кире­сенчә, ул тимер рәшәткә артыннан тагын да усалланып кайтты.
Ә Мөнирә әбинең күңе­ленә чая, чибәр Кәтифәнең күрше йортка яңа гына килен булып төшкән чаклары килде...
...Заманына карата нык кы­на, усак бүрәнәләрдән салынган йорт. Төп хуҗалар көче белән ныгытылган ихата, абзар, бакча. Бианасы булмаса да, биатайлы йортка төште Кәтифә. Йомшак холыклы ире Җәмилне дә, картайган биатасын да керпе холыклы килен тиз басты. Аның сүзе генә сүз булды. Ул гына һәрчак хаклы булды. Үзенчә булмаса, яңа туган улы Илүсне күтәрде дә әнисе янына кайтып китте. Улы өчен өзелеп торучы Җәмилнең артыннан тиз генә барып җитәчәгенә һич кенә дә шиге юк иде аның.
Килгәннең беренче көнен-нән башлап диярлек Кәтифә биатай картны артык күрде. Үз-үзен чак йөрткән, бер файдасы булмаган карт аңа ник кирәк? Кәтифә монда карт-коры карарга килмәде! Ул беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел! Шулай санады яшь килен. Яше җитмештән узган Гадел картның урынын түр­дән ишек төбенә күчерде. Ашарына биргәндә бирде, бирмә­гәндә — юк. Я күршелә­рендә, я абзар-мунчада кунып йөрде бахыр карт. Үзе кул күтәрмәсә дә, үсеп килгән Илүстән кыйнатты аны Кәти-фә. Бәләкәй­дән кыерсытырга-җәберләргә өйрәнеп үскән Илүс шулай “яхшы мәктәп” үтте.
Тик кошчыгының ояда ни күрсә, очканда шуны күрәчә­ген онытты шул әнисе. Үзе дә кырыс холыклы хатыныннан шүрләгән Җәмил Кәтифә белән бәйләнмәде, атасын якламады. Шулай үз йортында кагылып-сугылып яши торгач, Гадел карт салкын мунчасында туңып үлде...
...Кибеттә уйга батып торган Мөнирә әби, һаман да Кәтифә карчык турында гәп-ләшкән хатын-кызларны тың-лап, бер тын торды да: “Ни чәч­­сәң, шуны урырсың...” – дип авыр сулады һәм акрын гына өенә кайтырга кузгалды.
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Читайте нас