"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанның Аскын районында кичә көндез 2 машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Машиналар кюветка очкан. Аларның берсендә урындагы депутат Хәмит Фәйзрахманов та булган. Юл-транспорт һәлакәтендә икенче машинадагы хатын-кыз зыян күргән, аңа табиблар ярдәме кирәк булган.
Аскын районы башлыгы Ришат Дихин 20 майда булган юл-транспорт һәлакәте детальләрен аңлатты. Аның сүзләренә караганда, Хәмит Фәйзрахманов һәлакәт урыныннан ЮХХДИ хезмәткәрләре килгәнче киткән, зыян күргән кызга ярдәм күрсәтелмәгән. Бу фактны ашыгыч ярдәм фельдшерлары да теркәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, гаепле исерек хәлдә булырга мөмкин.
21 майда Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Аскын районы депутаты Хәмит Фәйзрахмановның кылган эш-гамәлен тәнкыйть утына тотты.
— Юл-транспорт һәлакәте ясаган һәм качкан, ә зыян күргән кызга ярдәм итмәгән. Качкан икән, димәк, гаепле дигән сүз. Хәмит Фәйзрахмановны "Бердәм Русия" партиясеннән чыгарырга карар ителде. Партиянең меңләгән әгъзасы иртәдән кичкә кадәр эшли, кешеләргә булыша: азык-төлек сатып ала, мохтаҗларга тарата. Ә мондый эшлеклеләр партия эшчәнлеген бик нык кимсетә, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.