“Комсомольская правда” журналисты Дина Карпицкая элек югары вазыйфалар биләп, әле җәза срогы үтүче берничә кешенең бүгенге хәле белән танышып, мәкалә бастырды. Автор иң тәүдә СССР заманыннан ук аерым статуска ия булган, аеруча шау-шулы эшләр фигурантлары (министрлар, олигархлар, югары дәрәҗәле полицейскилар, сәясмәннәр) ябып тотыла торган “Лефортово” СИЗОсы турында гомум мәгълүмат бирә.
Арашуков һәм Абызов бер камерада
Русия Федерациясенең Ачык хөкүмәт эшләре буенча элекке министры Михаил Абызов белән элекке сенатор Рәүф Арашуков “Лефортово”дагы ике урынлы камерада үзләрен әйбәт хис итәләр икән. Биредә алар бүгенгә иң статуслы тоткыннар. Хәер, былтыр гына монда экс-губернаторлар Вячеслав Гайзер (Коми), Леонид Маркелов (Марий Эл), Александр Хорошавин (Сахалин), Никита Белых (Киров өлкәсе) булып киткән. Алар барысы да кайсысы колониягә, кайсысы суд тикшерүләр барган урынга этап белән озатылган.
Исегезгә төшерәбез: бирегә Арашуковны 2019 елның гыйнварында Федерация Советы утырышыннан, экс-министр, мультимиллионер Абызовны шул ук елның мартында Рублевкадагы өеннән китергәннәр. Хәзер алар рәшәткә кадакланган кечкенә тәрәзәле 8 квадрат метрлы камерада.
Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Марина Литвинович болай ди: “Лефортово”да, Мәскәүдә бердәнбер буларак, камераларда аерым бәдрәф юк. Кеше гәүдәсенең яртысы биеклегендәге стена артында унитаз урнашкан, ягъни бөтен нәрсә күренә һәм ишетелә. Камерада йөренеп торырлык та түгел. Арашуков белән Абызовның өстәлендә байтак җимеш күрдем, туганнары һәрвакыт җибәреп тора икән. Гомумән, “Лефортово”да ашау начар түгел — махсус аш-су осталары әзерли. Балык һәм бәрәңге измәсен кабып карадым. Сөтсез һәм майсыз булса да, ярыйсы...”
Абызов хокук яклаучылар белән сөйләшүдән баш тартты, аңарда сөй-ләшү кайгысы юк әле, озакламый туе көтелә. Кәләше — элекке модель һәм стюардесса Валентина Григорьева. Алар күптән бергә яши инде, уллары да туган. ЗАГСка барып язылу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Гадәттә теркәү органнары хезмәткәре изоляторга үзе килә. Тоткынны күрешү бүлмәсен
ә конвой астында китерәләр. Кәләш аны көтеп тора, имза куярга, балдаклар белән алмашырга, үбешергә мөмкинлек бирәләр. Шуның белән бетте.
Ә менә Арашуков үзенең дәгъвасын хокук яклаучыларга җиткерде. Хәзер бер ел инде тикшерүче аңа гаиләсенә шалтыратырга рөхсәт итми икән. Очрашу турында сүз дә юк. Бер ел эчендә сигез тапкыр камерадан камерага күчереп тинтерәткәннәр. Хәзер ул күршесе Абызов белән тату гомер кичерә. Үзен формада тотар өчен физик күнегүләр ясый.
Литвинович сөйләвенчә, экс-сенаторның дәгъвалары “Лефортово”дагы тоткыннар белән бер төрле үк: “ФСИН-хат” электрон системасы эшләми. Цензура аша үтүче гади хатлар гына килә. Эчтәлегендә “яратам, үбәм”нән башка бернәрсә дә булмаган Яңа ел открыткалары да тоткыннарга айлар буе килә.
— Арашуков белән Абызовның бер камерада утыруы гомум кагыйдәләргә каршы килә, — ди Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең элекке җаваплы секретаре Иван Мельников. — Рәүфне гаепләү актында “үтерү” дигән аеруча авыр мәддә бар. Абызовта юк. Без элек килеп тикшергәндә алар террорчылыкта гаепләнүчеләр белән бергә утыра иде әле. “Лефортово” җитәкчелеге моны урыннар җитмәү белән аңлата.
Улюкаев — китапханәче
Тверь шәһәрендәге 1нче колониядә утыручы элекке икътисад министры Алексей Улюкаев шундагы китапханәдә эшли, йога белән шөгыльләнә, әдәби түгәрәк алып бара һәм шигырьләр яза. Тоткын Улюкаев якыннарын, аеруча яшь хатыны Юляны бик сагына, диләр. Аларның аерылышуы турында имеш-мимешләр дә йөрде, ләкин дөрес булмады. Каты режимлы зона тәртипләре буенча экс-министрга хатыны белән елына өч тапкыр очрашу рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез: 2017 елда суд аны 8 елга иркеннән мәхрүм итте. Хөкем карары чыгарылганда ул инде 13 ай өй тоткыны булып утырган иде. Димәк, ул әле 2023 ел ахырыннан да иртәрәк чыга алмый. Вакытыннан алда, шартлы азат ителү турында сүз дә юк әлегә. Мондый үтенеч белдерер алдыннан Улюкаевның суд билгеләгән штрафын түләп бетерәсе бар. Бу — 130 миллион сум. Ә Улюкаевның колониядәге китапханәче хезмәт хакы 11 мең сум тирәсе.
Белых йомшак уенчыклар тегә
Ришвәт алган өчен 8 елга хөкем ителгән экс-губернатор Никита Белых Рязань өлкәсендәге 5нче колониядә шулай ук китапханәче булып эшләгән иде. Ләкин төрмә шартлары өчен бу җылы урыннан туп-туры тегү цехына очып барып төште. Рәсми сәбәбе — көн тәртибен бозган өчен. Имеш, экс-губернатор китап киштәләре артында үзенә тыныч кына бүлмә җиһазландырган да күп вакытын шунда үткәргән. Әмма колониядә булучылар, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ди. Хәзер инде Белых йомшак уенчыклар — эт һәм аю балалары тегү белән шөгыльләнә. Китапханәче вазыйфасында да ул кызу эш җәелдергән булган, әдәби кичәләр, хәтта “киңкүләм диктант” оештырган. Язучылык эшенә дә керешеп киткән — сайтларның берсендә яңа колонкалары даими күренеп тора икән. Аларда ул колониядәге тормыш турында яза. Текстны иректәгеләргә озата, ә тегеләр аны бастыра. Әлбәттә, төрмәдәге барлык колонкалар ФСИН цензурасы аша үтә. Тәртип шундый.
Никитаның әле 2024 елга кадәр утырасы бар. Суд аңа 48 миллион сум штраф чәпәгән. Элекке хатыны Екатерина Белых әйтүенчә, Никитаның акча мәсьәләсендә эшләре шәптән түгел. Кулга алынган чакта счетларында 5 миллион сум булган һәм ул тулысынча адвокатлар яллауга тотылып беткән. Әйткәндәй, Екатерина белән Никита 2017 елның ноябрендә тикшерү эшләре барышында өйләнешкәннәр. 2019 ел ахырында Екатерина аерылышу турында гариза биргән.
Хорошавин — күзгә күренми торган кеше
Ә менә Сахалинның экс-губернаторы, кыйммәтле сәгатьләр һәм авторучкалар коллекциясе иясе Александр Хорошавин бервакыт юк булды. Ришвәт алган һәм дәүләт акчасын үзләштергән өчен ул 2018 елда ук 13 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән иде. Әмма яңа процесска әзерләнү сәбәпле, Сахалиндагы СИЗОда утырды. Декабрьдә аны каядыр (Хабаровск краена булса кирәк) этап белән алып киттеләр. Ләкин анда да барып җитмәгән, диде-ләр. Туганнары чаң чукты. Озак эзләделәр. Таптылар... Сахалиндагы элек булган СИЗОда...
Маркелов шигырьләр яза
Соңгы елларда утыртылган губернаторлар арасында Марий Элның элекке җитәкчесе Леонид Маркелов аерылып тора. Иҗат белән ул иректә үк шөгыльләнгән, хәтта киңәшмәләрне дә шигырь сөйләп алып барган. Төрмәдә дә язуын дәвам иткән. “Комсомольская правда” аның берничә әсәрен бастырган. Әсәрләрендә ул Туган илгә, шәһәр-бакча ясаган республикасына (үзенең фикере буенча) мәхәббәтен белдерә.
Йошкар-Олада дөнья архитектура шедевларының күчермәләре күп. Анда Венеция мәйданы да, кечкенә Кремль дә бар. Ләкин тикшерүчеләр судта исбатларга тырышуларынча, Маркелов, төзелештән тыш, ришвәт алу белән дә шөгыльләнгән. Аны 235 миллион сум ришвәт алуда, вазыйфа бурычларын арттырып җибәрүдә һәм законсыз корал тотуда гаеплиләр.
Былтыр Маркеловны “Лефортово”дан Түбән Новгородка судка этап белән китерәләр. Инде ел ярымнан артыкка сузылган суд тыңлаулары барышында экс-губернаторның 2,2 миллиард сумлык мөлкәтен (фатирлар, машиналар, кисәкле алтыннар, кыйммәтле сәгатьләр) тартып алалар. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклавынча, губернаторлык елларында Маркелов илнең төрле тарафларында 122 күчемсез милек объекты сатып алган.
Леонид Маркеловны 15 елга кадәр срокка колония көтә.
Гайзер — Ржевта, Соловьев — Удмуртиядә
Элек Комига җитәкчелек иткән Вячеслав Гайзерга хөкем карары үзенә күрә сенсация булып тора. Суд аның өстеннән “җинаять берләшмәсе үстерү” һәм “дәүләт вазыйфасында ришвәт алу” дигән иң авыр гаепләүләрне ала, “мошенниклык” һәм “дәүләт акчасын үзләштерү” дигәннәрен генә калдыра. Нәтиҗәдә, колония срогы элек күздә тотылган 20 ел түгел, ә 11 ел. Һәм 160 миллион сум штраф. Ә ул хөкем срогын Тверь өлкәсендәге Ржев шәһәрендә үтә.
139 миллион сум ришвәт алуда гаепләнүче Удмуртиянең элекке башлыгы Александр Соловьев 2017 елдан бирле һаман судлаша әле. Процесс Ижевскида бара, соңгы утырышларның берсендә ул кинәт “мин гаепсез” дип белдерде. Ни өчен “кинәт”? Чөнки моңарчы ул үз гаебен тулысынча танып, сорауларга җавап биреп килде. Сәламәтлек торышы буенча СИЗОга ябылырга тиешле булмаганга, шул еллар дәвамында ул өендә тоткынлыкта утыра.
Захарченко зонаны үз итмәде
Тентү вакытында фатирында 9 миллиард сум акча табылып алынган иң бай полковник Дмитрий Захарченко 11 еллык срокка Мордовиягә җибәрелгән иде. Биредә аңа тегү цехында урын да әзерләнгән иде. Ләкин Дмитрийда аллергия булып чыкты. Тукымагадырмы, эшкәдерме — анысы билгесез. Гомеренең байтак өлеше узачак колониядә әле үзенә шөгыль тапмаган. Өстәвенә, барып керү белән үк икенче бер тоткын белән сугышкан өчен 5 тәүлеккә штраф изоляторына (ШИЗО) эләккән.
Ә күптән түгел полковник миллиардерны Мәскәүгә кайтардылар, анда аның янә 1,5 миллиард сум ришвәт алу буенча яңа җинаять эше карала. Гомумән, тикшерүчеләрнең яңа мәгълүматлары буенча фикер йөрткәндә, фатирын тентегәндә тартып алынган теге акчалар, кулакчага әйләндерелеп, чит илгә чыгарылган триллионга якын сумның процентлары гына булуы ихтимал. Полковник үзе дә акча үзләштерә-озата торган (хәзер бездә урысча көне-төне яңгыраучы “отмывание денег”ны татарчага шулай дип тәрҗемә итеп карыйк. — Ф. Ф.) гаять зур машинаның мөһим шөребе генә булырга мөмкин. Димәк, алда — 60 томнан торган яңа “эш” белән танышу. Захарченко Мәскәүдә озакка тоткарланыр әле...
Фәрит Фаткуллин әзерләде.