Атаклы алып баручының бердәнбер улы шушы чирдән тугыз көндә "янган".
Ул 52 яшендә фатирында вафат булган. Аны Филипп Киркоров белән күп нәрсә бәйләгән. Максим Моргунов җырчы белән дус булган.
Филипп Киркоров әлегә кадәр шок хәлендә. "Безне әниләр бер бала тудыру йортында тапкан һәм без аның белән бер көндә туганбыз, бала чактан дус булдык, аннары юллар аерылды", - дип язган җырчы блогында.
Максим диагнозы турында белгәнче әнисенә азык-төлек ташый, сумкаларын ишек янына куя, шалтырата һәм аны куркыныч астына куймас өчен шунда ук китә.
Бөтен карантин дәвамында килеп йөри, ә 10 майда авырып китә һәм 19 майда вават була.