Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмаганнар.
Мәскәү өлкәсендәге Талдом шәһәрендә 16 яшьлек үсмер юл һәлакәтендә үлгән.
Ул әтисенә әйтми генә аның "Audi" машинасын урлап чыгып китә. Тик бала үзенең машина йөртү осталыгын бәяләп җиткерми һәм төнге авариядә һәлак була. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган.
Фаҗига 20 майда төнге берләр тирәсендә була. Моңа кадәр ярты сәгать алдан 16 яшьлек малай әтисенең иномаркасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул "Audi" машинасында җилдереп кайтмакчы була. Ләкин бала идарәне югалта һәм зур тизлектә юл читенә барып төшә. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана.
Узып баручы машина хуҗалары туктап, малайны иномаркадан чыгармакчы була. Ләкин бу вакытта инде үсмер үлгән була. Урынга килгән табибларга да аның үлемен раслаудан башка чара калмый.