+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Май 2020, 16:05

Спирт сипкән дә ут төрткән...

Алкогольне артык күп куллану менә шундый фаҗигаләргә китерә.

Алкогольне артык күп куллану менә шундый фаҗигаләргә китерә.
22 майда Волгоград өлкәсендә тимер юл янында сукбай булган 45 яшьлек ир таныш хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчкән.
Юлдан якынча 10 метр ераклыкта гына агачлар, куаклар арасында ташландык йорт бар. Әлеге пар анда алкоголь кулланып, көн үткәргән.
Күпмедер вакыттан соң шешәдәшләр арасында ызгыш чыга. Бераздан хатын исереп җирдә яткан ирне спирт белән коендыра һәм ут төртә...
Сукбайның һәлак булуын күпсанлы шаһитлар күргән. Әлеге хатынны тоткарлагач, ул шешәдәшеннән үзен рәнҗеткән өчен үч алуын аңлаткан.
Хатынны хөкем итәчәкләр.
Фото: v1.ru
Читайте нас