+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Май 2020, 08:20

Өч яшьлек баланың гәүдәсе табылган

Аны берничә көн буе эзләделәр.

Аны берничә көн буе эзләделәр.

Ырынбур өлкәсендә югалган өч яшьлек баланың гәүдәсен коткаручылар елга ярында таба. Бу хакта РИА "Новости" "ОренСпас" эзләү-коткару отрядына сылтама белән хәбәр итә.

Малай әтисе һәм өлкән абыйлары белән балык тотканда югалган иде.

Аны эзләү белән 80гә якын кеше шөгыльләнгән, шул исәптән коткаручылар, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар.

Баланың батып үлүе билгеле. Һәлакәт урынына булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү органнары килгән.

Бәләкәй баланы су буена алып килеп, аннан күз яздырган өлкәннәргә бу кадәр кайгыны кичерергә Ходай ярдәм бирсен!

Фото: fotostrana.ru
Читайте нас