Гөлсинә төн уртасында аның елышуыннан, иркәләргә маташуыннан коты очып уянды.
Яшен яшьнәп, күк күкрәп, кичтән коя башлаган яңгыр тиз генә тынарга уйламады. Әллә шуңа инде, Гөлсинә баштанаяк төренеп ятса да, нигәдер аны тиз генә йокы алмады. Ичмасам, ире Гафур да янында юк, ул эштә, иртәнгә чаклы кизүдә булачак. Төн урталары җиткәч кенә аны йокы басты.
Барыбер тәмләп, туйганчы йоклый алмады, таң алдыннан нәрсәдер селкеткән, янында гына кемдер сулаган кебек тоелды. Йокысыннан айныр-айнымас ул моны иренең иркәләргә тырышуы дип аңлады, соңрак кына башына аның өйдә юклыгы исенә төшкәч, куркып уянып китте.
Шаккатмалы хәл: кемдер аны карават астыннан күтәрергә тырыша кебек, ниндидер билгесез зат аның янына, одеал астына керергә чамалый бугай! Гөлсинә куркудан нәрсә эшләргә дә белмәде, юрганын бөркәнгән килеш, башын чыгарырга да куркып, кымшанмый гына ята бирде. Калтыравык алган хатын ни уйларга да белмәде: кем булыр соң? Җен-пәриме? Аларга ышанмый, югыйсә. Маньяк, чит планета кешесе булырга мөмкин. Аларның җирдәге хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәткә кергән очракларын ишеткәне бар иде. Ярый шулай гына булса, исән калыр, маньяк кына булмасын! Шулчак аның башына айнык уй керде: одеал астыннан кулын шудырып чыгарып, янәшәдәге тумбочка өстендә ятучы телефоныннан иренә шалтыратырга булды. Һәм шулай итте дә. Аның кайтканын көтеп яткан ярты сәгать ярты көннән дә күбрәк тоелды. Ниһаять, урам капкасы ачылганы ишетелде. Гөлсинәнең курку хисе белән шатлык хисе кушылган йөрәгенең тибеше иренең дөпелдәп йөгереп килгән аяк тавышына кушылды. Кинәт кенә веранда ишеге ачылып китүгә Гөлсинә дә башын күтәрде. Ишек төбендә, көчкә тын алып, күсәк күтәргән ире басып тора иде. Ул, аю өненә якынайган аучы кебек, акрын гына килеп, хатыны яткан карават астын каплап торучы япманы күтәрде. Шуны гына көтеп торган диярсең, аннан “Мохтар” кушаматлы таныш берәдәк эт атылып килеп чыгып, ачык ишеккә ташланды. Хатын белән ир авызларын ачып калдылар. Ире, эшне аңлап алгач, шаркылдап көлә башлады.
Барысы да аңлашылды: Гөлсинә ишекне япмый гына тышка чыгып кергән арада яшеннән курыккан эт кичтән үк карават астына кереп посып йоклап киткән булырга тиеш. Иртә белән торып басып, киерелә башлагач, хатынны уятып куркуга салган.
Бу хәлнең гади генә тәмамлануына, ул эт урынында чит планетадан дәртле бер гуманоид булмавына Гөлсинә бераз үкенеп тә куйган кебек булды...
Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа шәһәре.