Җылы көннәрдә бу афәттән аеруча сак булырга кирәк.
Башкортстанда бер тәүлек эчендә бакча йортларында янгыннар вакытында ике кеше һәлак булган. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 26 май кичендә янгын сүндерүчеләр Нефтекаманың «Мичурин» бакчачылык ширкәтендә янгынга чыккан. Биредә бер катлы бакча йорты янган. Янгын сүндергәндә коткаручылар һәлак булган хатын гәүдәсенә юлыккан.
Икенче үлем очрагы 27 май төнендә Краснокама районының Николо-Березовка авылында булган. Бер катлы бакча йортында һәлак булган ир мәете табылган.
Янгын сәбәпләрен һәм гадәттән тыш хәлләр шартларын тикшерү-оператив төркемгә ачыкларга туры киләчәк.
Фото: bashinform.ru