Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 Май 2020, 16:45

Өч бала, ике мәет...

Балалар үлгән әти-әниләре янында күпме яшәгәндер билгесез.

Балалар үлгән әти-әниләре янында күпме яшәгәндер билгесез.
Мәскәүдә фатирларның берсендә полиция хезмәткәрләре хатын-кыз һәм ир-ат мәетен таба. Мәетләр белән бергә анда өч бала була.
Бу тату гаилә булган, ата-аналардан беркем дә зарланмаган, диләр. Балаларның кечкенәсенә әле бер яшь тә юк, дип хәбәр ителә.
Полиция аларның туганнарын эзли. Бу хәл Бала хокуклары буенча вәкил аппаратында һәм Мәскәү полицейскийлары контролендә тора.