+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Мая 2020, 12:40

Гөнаһсыз шайтаннар

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул.

Дөньяда кешене үз кубызына биетә торган иң мөһим өч хис бар. Болар — мәхәббәт, үч-нәфрәт һәм курку. Ул хисләрнең өчесе дә коточкыч гай­рәткә ия. Кешене үлем тозагына ташларга да, аннан йолып алырга, яшәү-тормыш дәрте кузгатып җибәрергә дә сәләтле көчләр болар.


“Чүлмәк бабай”

Курку — бигрәк сәер хис. Һәр кешедә үзенә генә хас курку бар, ди психологлар. Шул куркуга бәйле рәвештә холык та төрле була. Кеше нәрсәдән курка соң? Һәр кешедә җен-пәри, өрәк ише нәрсәләрдән шүрләү барлыгына иманым камил. Дөресен генә әйткәндә, аларны үзебез үк уйлап чыгарабыз бит. Мәсәлән, Шүрәле, Су анасы Тукай каләмендә туган, өрәк-фәләнен дә адәм баласы тәүге тапкыр кинофильмнарда күреп кенә, күңеленә курку итеп сеңдергән. Минемчә, өркеткеч йомгакның җеп очы бар. Мисалларны күпләп китерергә була.

Кечкенә чагымда мине бик куркытучы бер нәрсә бар иде. Безнең елга авылны уртага бүлеп үтә. Аның яры урыны-урыны белән шактый гына текә, өстәве­нә, аны эреле-ваклы таллар каплап алган. Олылар шул ярга якын бармасын диптер инде: “Таллар арасында Чүлмәк бабаң бар, үзенә тартыр да алыр”, — дип, елгага аяк атламаслык итеп куркытып куя иде. Бала-чага тик тора димени инде ул?! Әкрен-әкрен генә булса да шул ярга — Чүлмәк бабайны күрәм дип, “разведка”га чыгып китә идем. Карарга ярамаган әйберне күрәсе килә бит ул. Эңгер-меңгер чак. Бервакыт бөтенләй үк якынлашып беттем. Ярның бер өле­шендә юан гына тал ауган. Әбием, теге бабайның оясы шул тал астында, дип сөйли. Шуңа да максат тал астына үрмәләү. Шул мизгелдә күзем кинәт ниндидер бер сәер адәмме, әллә Шүрәлегәме төшмәсенме?! Утыра бит әй кычыткан-тигәнәк арасында посып. “Дыңк” итеп башны салынып торган тал ботагына бәрдем дә, акыра-чәбәләнә өйгә йөгердем. И курыктым шулчак. Шуннан соң “Чүлмәк бабай” дигәнне ишетүгә бөтен тәнем дердер килә башлый иде. Үсә төшкәч, бермәлне тагын төштем. Кычыткан, тигәнәктән башка берни юк. Өлкәнрәк иптәшләр әйтте: Чүлмәк бабайны күршеләр ташлаган иске-москы киемнәр гәү­дәлән­дереп торган икән. Тотып ыргытылгач та шулай уңайлы төшүен әйт әле син аның. Тигәнәк башында бер колаксыз бүрек, черек фуфайка, ниндидер чалбар — гәүдәсенең аскы өлеше. Менә шулай, мине куркытып бимазалаган “Чүлмәк бабай” бернинди җен-пәри түгел, ә гап-гади чүпрәк өеме булган икән.


Улый торган күпер

Безнең авылда бер урамнан икенчесенә чыгу өчен күпер аша үтәргә кирәк. Төнгә калынса, шуннан узу шүрләтә иде. Үзе ниндидер шомлы җир, янында тау, икенче якта — иске агач күпер. Күпер төннәрен улый икән дип тә сөйлиләр. Шуңадырмы, кү­перне үткәнче эчне корт киме­рүдән туктамый.

Гадәттәгечә, шул күпердән чыгып барам. Төнгә калынган. Берни уйламый тыныч кына күпергә якынлашам. Шунда ишетәм: күпер астында кемдер ыңгыраша-сызгыра сыман, ара-тирә улап та куя. Чыпчык йөрәккә күпме кирәк инде? Аякка шундук фәр­ман килеп җитте — йөгер! Йөгерәсең инде — нишләмәк кирәк. Бу күренеш күп кешене гаҗәпләндерә башлады. Көндез “эһ” иткән дә тавыш юк, караңгы төште исә, сәгать 12 тирәсендә ишетелер-ишетелмәс улаган аваз үткән-сүткәннең йөрәгенә шом сала. Берәр җен-шайтанны төп персонаж итеп алып, мулдан-мул, төрледән-төрле әкият уйлап чыгарырга була иде моннан. Ләкин бу “имәннең дә чикләвеге” табылды. Барысы да бик гади. Күпер торбаларыннан төшкән агым саллы гына гайрәт­тә, елга төбеннән үсеп чыгып торган каршыдагы талга ышкылып ага шул. Менә шуннан “моңлы” улау авазлары чыга да икән. Көндезен тыныч, чөнки елганың суы кими, шуңа бәйле агымның куәте йомшара. Билгеле, уларга хәл калмый. Бу әкият шулай тәмамланды.


Мунча пәрие

Лампочканың кылы өзелгән­ме, берчак мунчада ут бетте. Алыштырырга дип, яңа лампочка алып кердем. Ни гаҗәп, теге лампочканың кылы гына өзел­мәгән, шартлап, кыйпылчыклары мунчаның дүрт стенасына чәчел­гән. Бөтен идән, эскәмия, ләүкә кыйпылчыклар белән тулган. Ярый, моны себереп, җыеш­ты­рып, яңа лампочканы ахыргача борып куйдым, ул гөлт итеп кабынды. Булды бу, дип, мунчадан чыгып, соңгы ишекне генә япкан идем — эчтә тагын “шарт!” Кердем, күрәм — тагын шул ук хәл. Лампочка шартлап, дүрт стенага сибелгән. Әгәр шуның белән беткән булса, бу күренеш гаҗәп булмас иде. Кызык хәл: лампочка берни булмагандай көндез яна, ә төнге сәгать 11дән соң — “шарт!”

Бу тылсым сандыгының ачкычын тапмый байтак азапландык. Инде шүрләп, төннәрен мунча да керми башлаган идек. Кем әйтмешли, шайтан белән шаярырга ярамый! Шулай да бер төнне фонарь яндырып, җен белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга дип, мунчага кереп киттем. Керә-керешкә үк җеннәр очрамады. Фонарь белән яктыртып карыйм: лампочка үз урынында тора. Яндырсаң, шартлый инде бу. Тән буйлап “кырмыскалар” йөгерешә башлады. Тизрәк чыгып таясы килә. Чыгам дип кенә торганда лампочкада ниндидер үзгәреш тойдым. Су тама лабаса лампочкадан! Фонарь яктысын түшәмгә күчердем: нәкъ лампочка турылыгына өстән су тамып тора. Ничек шулай туры килгән: көндез бу тамчы юнә­лешен үз­гәртә икән. Азга гына. Әмма шул да җиткән, иң мөһиме көндезге су тамчысы лампочкага тими, шуңа лампочка “исән-имин яшә­вен” дәвам итә. Ә түбәдәге су каты яңгырдан соң шифер аша кадак тишегеннән тамып җыел­ган. Суны җыеп алдык — тылсым тәмам.

Ниндидер сәер күренешләрне җен-пәригә сылтап калдырганчы, ачыклап бетерү яхшырактыр. Ул мескен җен-пәриләр болай да күп каргалган инде. Нахакка рәнҗетергә ярамас аларны.

Райнур Әгъләметдинов.
Читайте нас