Ишембай районында коточкыч хәл теркәлгән.
Анда ата-ана үзләренең яңа туган кызын үле килеш тапкан. «КП-Уфа» чыганагы мәгълүматлары буенча, бу хәл 28 май кичендә булган. Әти-әниләре йоклар алдыннан дүрт айлык кызларының бүлмәсенә кереп, карап чыгарга тели һәм баланың суламавын ачыклый.
Урынга килгән табиблар сабыйның үлемен билгели. Башлангыч мәгълүматларга караганда, баланың үлемендә криминаль эз юк. Аның тумыштан ук йөрәге белән проблемалары булган. Шуңа да карамастан, кызның гәүдәсе экспертизага алынган, ул үлемнең чын сәбәпләрен ачыклаячак.