Кичә Стәрлетамакта фаҗига булган.
Күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, егет иптәшләре белән кыргый пляжга коенырга китә. Ниндидер мизгелдә аның көче бетеп, ул төпкә китә.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үсмернең үлем факты буенча тикшерү билгеләнгән. Хәзер фаҗига урынын тикшерүчеләр карый, алар шаһитлардан һәм егетнең әти-әнисеннән сораша.
Әлеге комитет хезмәткәрләре ата-аналардан һәм укытучылардан балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрүләрен һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләүләрен сорый.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Ашкадар елгасында Стәрлетамак янында берничә минут аерма белән ике малай бата язды. Бәхеткә, аларга урындагы кеше ярдәмгә килә - берсен судан чыгара, ә икенчесен вакытында ярдәмгә килгән коткаручылар коткара.
Фото: ugpressa.ru