Ни өчен Дубайда бәхетсез очрак нәтиҗәсендә һәлак булган Уфа фотографы Юлия Хәбибуллинаны Гарәп Әмирлекләрендә җирләделәр?
Бу хакта кызның дусты Әлфия Корманаева социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«4 июньдә ул Юль Фуджайра Әмирлегендәге мөселман зиратында җирләнде, - дип яза Әлфия. - Дубайдагы Генеральный консулга рәхмәт, ул бүген Әмирлектә һәм барысы да тизрәк булсын өчен шәхсән килгән. Без соңга кадәр моңа ышанмадык, әмма барысы да килеп чыкты.
Башкортстан Хөкүмәтенә һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгына бөтен дөнья пандемиясе шартларында шундый катлаулы мәсьәләгә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Юлиянең әти-әниләре өчен акча җыюда булышкан барлык дусларга, танышларга рәхмәт".
Мәрхүмәнең ахирәте сүзләренә караганда, хәзер юридик проблемаларны хәл итеп, Юлиянең әти-әнисенә шәхси әйберләрен кире кайтаруга ирешәсе калган.
Фаҗига 15 майда булды. Бу көнне Юлия берничә фото ясау өчен Дибба тауларында була. Бер тауда ул тигезлекне югалта һәм 10 метрлы биеклектән килеп төшә. Алынган җәрәхәтләрдән һәлак була. Әти-әниләре кызларының гәүдәсе туган иленә кайтарылыр дип өметләнгән иде, моның өчен хәтта рейс да бирелгән иде. Әмма гарәп ягы мондый очракларда каралган бюрократик процедураларны сузды.
Аларга мәетне җирләү өчен ярты айдан артык вакыт кирәк булды.
Фото: pixabay.com