— Танышларга, туганнарга таратмаса, безнең өйдә зоопарк булыр иде инде, — дип елмая Валентина Ивановна ире Анатолий турында сүз чыккач.
Дөрес, зоопарк агачтан булыр иде, чөнки Анатолий Икрянников агачтан төрле фигуралар ясый, еланнар да, динозаврлар да, үрдәкләр дә, “фәнгә билгесез” хайваннар да яши аларның йортында. Анатолий Михайловичның күзләре гади агач ботагында нәрсә-кемне күрә, куллары шуны тормышка ашырып, эшләп тә куя. Гади кеше өчен нибары кәкре агач, ә Анатолий аларда әллә нинди фигуралар күрә. Шуңа да йөгерергә чыккан җиреннән еш кына кулына төрле агач күтәреп кайта.
— Озак еллар дәвамында көн саен йөгерә идем. Әле җирдә берәр материалга тап буласың, әле корыган агач хас куян кебек ята, берничә деталь гына өстисе бар, әле еланга охшаган агач очрый. “Эшләрмен әле”, — дип күтәреп кайтасың. Өйдәгеләр, “Ооо, әти тагы трофей белән кайта!” дип көләләр, — ди ул.
Ә инде буш вакыты булгач та шул агачларга җан өрә, кисәсен кисеп, юнасын юнып, өстисе җирен өстәп, матур-матур фигуралар ясый. Өйдә аның кулы белән эшләнгән гөл шүрлекләре, башка кирәк-ярак бик күп. Еш кына Анатолийны төрле күргәзмәләргә чакыралар, анда да ул үзе эшләгән “җыелмалы” өстәл һәм урындык белән йөри.
— Башка өстәл урынны бик күп ала, ә моны җыйдыңмы, машинада үзең тотып утырырлык кына булып кала, балыкка, табигать кочагына ял итәргә йөргәндә дә бик уңайлы, — ди ул.
Анатолий Михайович Нефтекама шәһәрендә туып-үскән. Туган көне дә үзенчәлекле аның — 1947 елның 9 маенда туган ул. Җиңү көнендә! Әтисе — токарь булып эшли, әнисе — Надежда Демьяновна мәктәптә урыс теле һәм әдә-бияты укыта. Анатолий яхшы укый, мәктәп тәмамлап, Казахстанның Рудный шәһәренә апасы янына китә. Педагогия училищесын тәмамлап, укытучы булып эшләүче апасы Галя янында яшәп укый, слесарь дипломы ала һәм, туган ягына кайтып, хезмәт юлын башлый.
Төрле оешмаларда үзен сынап караганнан соң, шәхси фирмага тимерче булып эшкә урнаша һәм 33 ел шунда хезмәт итә. Тимердән дә ул күз явын алырлык әйберләр коеп куя.
Күршеләре, авылдашлары Анатолий Икрянниковны тырышлыгы, гадилеге, киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. Искиткеч юмартлыгы белән дә аерылып тора ул. Эшләгән эшләрен дусларына тарата, авыл клубына, мәктәпкә бүләк итә. Балалары, оныклары да бик ярата аның эшләгән әйберләрен, һәркайсында, хәтта оныкларында да Анатолий дәү әтиләре эшләгән бүләкләр бар. Оныгы Арина да сурәт төшерергә ярата, кем белә, бәлки, ул да дәү әтисе кебек шедеврлар ясый башлар әле!
Менә шулай матур итеп көн күрә Котлы авылында Валентина Ивановна һәм Анатолий Михайлович Икрянниковлар. Хуҗалыклары гөл кебек балкып тора. Ә эштән бушаган арада иҗатка да вакыт табалар.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.